10 октябрь 2016 яңалыклары
-
Язмышны үзгәртүче мәхәббәт һәм тугрылык
Яктылыкка юл Нишләргә, дип, чыгар юл тапмаган, өметсезлеккә бирелгән вакытта Лира апа хастаханәдә районның җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизованы очрата. - Ничек хәлләрегез? - дип сорый ул. Лира апаның күңеле мөлдерәмә тулы вакыт: - Йөри алмый, урында инде, авыртына, - ди чарасызлыктан. - Нишләп ятасыз, нәрсә көтәсез, бирешергә ярамый, бергәләп...
-
Ашыгыгыз, нибары 525 сум 72 тиен!
13 октябрьдән 23 октябрьгә тикле газета-журналларга язылу декадасы игълан ителде. Хөрмәтле абунәчеләребез! Шушы вакыт аралыгында 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына 525 сум 72 тиеннән язылып калсагыз, 75 сумга якын акчагызны янга калдырырсыз. Кибеткә бер кереп чыгарга җитәрлек акчага язылган газетабыз сезне ярты ел буе район, республика яңалыклары...
-
Изге теләк, хөрмәт – укытучыларга
Укытучылар көне уңаеннан бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тәбрикләү сүзләре яңгырады. Укыткан укучылары, тәрбияләгән балаларыннан ишетелгән иң изге теләкләр алар өчен зур бүләктер. Табигать тә аларның шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй чалт аяз һавасы, үзенең җылы нурлары белән сөендерде. 5 октябрь көнне район мәдәният йортында мөгаллимнәребезнең һөнәри бәйрәмнәренә багышланган кичә үтте. Башыннан...
-
Актанышта авыл яшьләренең VIII форумы үтә
Район авыл яшьләренең VIII форумы Актанышта 13-16 октябрь көннәрендә үтә. Төрле тармакларда хезмәт куючы яшь белгечләрне бу чарага көтеп калабыз, дип хәбәр итә район яшьләр һәм спорт бүлеге. Форум кысаларында Аграр яшьләр берләшмәсе эшчәнлеге белән танышу, тәҗрибә алмашу, район яшьләр сәясәте структурасын булдыру һәм, әлбәттә, актив ял мизгелләре каралган. Форумда...
-
САК БУЛ: Африка чумасы янәшәдә генә
Дуңгызларда африка чумасы авыруы ел башыннан Россиянең Брянск, Владимир, Волгоград, Мәскәү, Саратов, Пенза өлкәләре, Кабардино-Балкария, Кырым, Чувашия республикалары - Рәсәйнең барысы 25 субъектында 257 очрак теркәләгән. Бу чир безнең Татарстанга да килеп җиткән. Нурлат районы һәм аның белән чиктәш булган Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән, Чистай районнарында шул...
-
Эх сез, кәҗәләр!
Актаныш авылын җәй дәвамында бизәгән кәҗә малы көзен дә район үзәгенә аерым бер "ямь" өстәп йөри бирә. Ни кызганыч, күпфатирлы йорт хуҗаларының хезмәтен бер мизгелдә юкка чыгара шул алар, битараф хуҗаларның сакаллы маллары...
-
Актанышлылар - Татарстан җыелма командасы составында
Чаңгы-роллер буенча Ялта-Зәйдә 1-2 октябрь көннәрендә узган яшүсмерләр арасындагы Татарстан беренчелегеннән район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Галимҗан Мансуровның укучылары җиңү белән кайттылар. Бүген олимпиада резервлары мәктәбендә Казанда укучы Илнар Фәрдиев спринт һәм ирекле алым белән узышуда финалда II, 1нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Камил Могътазиров III урынны яулаганнар....
-
Салым түләр чак җитте
Агымдагы елның 2 июненнән көченә кергән федераль закон нигезендә Федераль салым хезмәте сервисында «Салым туләученең шәхси кабинет» ын ачкан кешеләргә салым туләү кәгазьләре яки башка салым кәгазьләре электрон юл белән генә жибэрелә, ягъни алар кәгазь вариантта һәм почта аша алмыйлар. Физик затлар өчен милек, жир, транспорт салым туләү вакыты 2016...
-
Ничек яшисең, мөслимә?
6 октябрь көнне район Җәмигъ мәчетендә район мөслимәләр берлеге каршында эшләүче мөгаллимәләрне өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан хөрмәтләү - "Ничек яшисең, мөслимә?" кичәсе узды. Район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итеп, мөгаллимлек эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде, һиҗри яңа 1438 нче ел, мөхәррәм ае, өлкәннәр көне белән котлады. 10 октябрьдә булачак...
-
Кар явуы ихтимал...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 10 октябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы көндез 3-8 градус җылы булачак. чыганак: http://maydan.tatar/kar-yavuy-ixtimal/