#АктанышҮткәннәнКиләчәккә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район ветераннары пионер дружина Советының тантаналы линейкасын уздырды
Быел Пионерия барлыкка килүгә 100 ел тулды. Районыбызда әлеге уңайдан күптөрле чаралар оештырылды. Район ветераннары да юбилей бәйрәменнән читтә калмады. Бүген аскы актаныштагы ветераннар йортында пионер дружинасы Советының тантаналы линейкасын уздырды.
-
"Актаныш таңнары" газетасына язылган өч абунәчебез 1 айлык чебигә ия булды
"Актаныш таңнары" газетасы үзенең абунәчеләре арасында отышларны еш үткәрә, бүләкләр дә һәрвакыт саллы һәм кирәкле. Бүген ун чеби уйнаттык. Әлеге отышта 1 апрельдән 25 майга кадәр язылу 262 абунәче катнашты.
-
Бүген Чаллыда Актанышта туып-үскән якташлар очраша
Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда бүген Актаныш якташлар җәмгыяте "Якташлыкка чикләр юк" дип исемләнгән очрашу оештырды.
-
Актанышның мәдәният паркындагы Габдулла Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде
Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булган якташларыбызның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.
-
ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж)
В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.
-
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: “Актаныш таңнары”на 90 ел
“Актаныш таңнары” газетасының бай тарихы бар. Әйдәгез, үткәннәрны барлап алыйк.
-
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә кысаларында безнең районыбыз архив бүлеге белән берлектә "Район сулышы" фотопроекты гамәлгә ашырыла.
-
"АГЫЙДЕЛ" АНСАМБЛЕ - 2 ЮБИЛЕЕН КАРШЫ АЛА: Яңа максатлар белән алга бара!(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүгенге бәйрәм алды кичендә Актанышның "Агыйдел" филармониясенең тамашалар залында хәтта ки "алма төшәрлек урын юк иде". Биредә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур концерт программасы үтте. Аның барышында безнең иҗади төркем дә эшчәнлеген алып барды. Район башлыгы Энгель Фәттахов әйтмешли "Агыйдел" - Актанышыбызның йөзек кашы!". Хактан да шулай ул.
-
Нур Баян исемендәге фестивальдән истәлекле фото
Безнең "РАЙОН СУЛЫШЫ" фотопроектының чираттагы шимбә чыгарылышы. Әлеге рубрика Актаныш архив бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.
-
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Туган якка һәйкәл булып кайттылар
Бөек Җиңүгә быел 77 ел тула. Күпмилләтле илебез халыклары арасында Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан уллары һәм кызлары батырлыклары белән аеруча дан казанды. Актаныш төбәге дә андый батырларга бай. Безнең районнан сугышка 21 меңнән артык кеше катнашты. Без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары – Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов , Сергей Фадеевларны, Ватан азатлыгы өчен көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызны күз яшьләре аша искә алабыз.
-
Сугыш белән урланган яшьлек...
Әлеге сүзләрдә күпме түгелгән күз яше, кан, вакытсыз өзелгән гомерләр. Бу сүз күпме кешеләрнең йөрәгендә авыр яра калдырган. ...Сугыш чоры аларны сынады, ләкин сындырмады... Районыбызның Аеш авылында туып-үскән, Актаныш җирлегендә игелекле картлык елларын кичергән тыл һәм хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы яугиренең тол хатыны Салихә апа Әхмәтова матбугат басмаларын, изге Коръәнне хәтта күзлексез укый. Аңа 95 яшь! Безнең “Актаныш таңнары” газетабызны аеруча яратып укый икән, һәр санын түземсезлек белән көтеп ала.
-
РАЙОН СУЛЫШЫ:Сәнгатькә гашыйклык яшьтән үк булсын дип!
Иске Кормаш авылының урта мәктәбендә күренекле якташыбыз Зилфәт Басыйров музее ачылган чаклар.
-
Хатлар яздык Тукаебызга!
Иртәнге яктан ук Актанышның «Яшьлек” милли яшьләр үзәгенә район халкы, әдәбият сөючеләр агыла башлаган иде. Биредә Актаныш районының бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган зур һәм күркәм әдәби-мәдәни кичәсе оештырылды. Ул урындагы үзәк китапханә тарафыннан үткәрелде.
-
ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ: "Актаныш-информ"ның "Мин Актанышны яратам" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек(фоторепортаж)
26 апрель, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан һәм “Актаныш таңнары" газетасының 90 еллыгы кысаларында Актаныш районы мәктәпләре укучылары арасында “Мин Актанышны яратам!” шигырь бәйгесе игълан иткән идек.
-
РАЙОН СУЛЫШЫ:Без Тукайлы гасырлардан-гысырга!
Бүген илебез буенча гына түгел, хәтта бөтен дөнья киңлегендә милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган чараларга, әдәби-мәдәни кичәләргә әзерлек бара.