#АктанышҮткәннәнКиләчәккә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышның ЗАГС бүлегендә 50нче пар тантаналы төстә язылышты(+ВИДЕО, +ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бәхетле, матур һәм күркәм пар - Актаныштан Руфинә Ибраһимова һәм Райзат Галимовлар. Алар Актаныш ЗАГСы бүлегендә агымдагы елда теркәлүче 50нче пар булдылар. Аларның тормыш юлындагы иң гүзәл вакыйгаларының берсен - туйлары шатлыгын "Актаныш-информ"чылар да уртаклашты. Яшь пар 6 ел буена очрашып йөрегән, Казанда яшиләр, Актаныш җиренә әти-әниләренә кайтып йөрергә планлаштыралар.
-
"Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" - Зөбәер халкына!(+БЕЗНЕҢ ВИДЕО+ФОТОЛАР)
Актаныш районының Зөбәер авылында яңгыраган дәртле көйләрдән аяклар биергә тартыла, күңелләр дулкынлана. Кичә биредә яңгыраган гармун көйләре ата-бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайтты... "Баламишкин" ансамбле гармунчылары янәдән тамашачылар белән очрашуда, җыр-моң сөючеләрнең күңелен яулый!
-
КОЛЛЕГАБЫЗ ӘЛФИЯ МӨХӘММӘТОВА:"Бәллүр каләм"дә номинант булды!(БЕЗНЕҢ ӘҢГӘМӘ)
Тиздән, "Бәллүр каләм" конкурсы комиссиясе 2022 елгы җиңүчеләрен игълан итәчәк. Әлеге зур күләмдә уздырылган һөнәри конкурста журналистлар гына түгел, ә фотохәбәрчеләр, фоторепортёрлар һәм операторлар да катнаша ала. Безнең "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш-информ" мөхәрриятендә хезмәт куючы, баш мөхәррир-җитәкчебезнең радиотапшырулар буенча урынбасары, диктор, Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, инде әлеге конкурста 3 мәртәбә номинант Әлфия Марсель кызы Мөхәммәтова да матур уңышларга иреште! Ул "Журналистикага тугрылык өчен" номинациясендә билгеләнде.
-
"АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ" ГАЗЕТАСЫНЫҢ 1945 ЕЛГЫ САННАРЫ:Нәрсәләр бар биредә?(ВИДЕО)
"Актаныш таңнары"ның 90 еллыгы уңаеннан турыдан-туры эфир уздырдык! Сүзне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Галимҗановага тапшырдык. Аның чираттагы чыгышы "Актаныш таңнары" газетабызның - 1945 елгы саннары тупланмасы хакында булыр.
-
"Баламишкин"лыларда - искиткеч проект!
Актаныш районының дан-шөһрәтле "Баламишкин" гармунчылар ансамбле "Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" проекты белән авылларыбызга мәдәни десант ясый.
-
ПӘНҖЕШӘМБЕ КИЧЕНДӘ: “Китап” радиосы десанты белән “Актаныш таңнары”ннан шәп чара!
Бүген Актанышта кич белән «Китап» милли радиосының Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автомарафоны тукталыш ясады. Бик зур, дәртле уеннарга, җыр-моңнарга бик бай чара булды.
-
Якташыбыз Кирам Сатиев белән әңгәмә: Гармунда уйнау сәләте миңа әтидән күчкән
Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев – гаять киң кырлы шәхес. Ул – виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Моңа өстәп китаплар яза, институтта студентлар укыта. Халык телендә аны гармуннар патшасы дип йөртәләр.
-
"Актаныш таңнары" газетасының иң олы бүләге - телевизорга Актаныштан Э. Хөснуллина, сарык бәрәненә Иске Җияштән Э. Миңнегулова лаек булды (фотолар)
Бүген "Актаныш таңнары"ның 90 еллыгы уңаеннан газетабызга язылучылар арасында отыш уены узды.
-
Хөрмәтле Актанышлылар!
Барлык мөселман халкы өчен олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаете якынлаша. Корбан чалу - кешеләр өчен Аллаһ Тәгалә тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе.
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан районыбызның 14 гаиләсе хөрмәтләнде (+видео, +фоторепортаж)
Актанышта «Пар балдаклар» аллеясы бар. Һәр елның 8 июлендә, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»ндә районыбызның иң үрнәк парларын шушы матур табигать кочагында котлау, халыкка таныту күркәм традициягә әверелде. Быел тантаналы, тәрбияви чара бераз алданрак уза.
-
Ленар Зарипов «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ» коллективы эшчәнлеге белән танышты
Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ» коллективы эшчәнлеге белән танышты.
-
«АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ» (газетабызның юбилеена). Язилә Галләмова
2022 елда район газетасы “Актаныш таңнары” газетасының 90 еллыгы уңаеннан һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ”ның “#АктанышҮткәннәнКиләчәккә" проекты кысаларында “Туган ягыма дан җырлыйсың, “Актаныш таңнары!” шигырь бәйгесен игълан иткән идек. Яраткан шагыйрәбез Язилә Галләмова районыбызның тарихын язучы "Актаныш таңнары" газетасына багышлап үзенең иҗат җимешен язган. Афәрин, кул артыгыз җиңел булсын, Язилә Шәрхемулла кызы!
-
Актанышта Җәмигъ мәчете каршында “Өмет” рухи-әхлакый сәламәтлек лагере эшләячәк
Актанышта Җәмигъ мәчете каршында 20-30 июнь көннәрендә җәйге лагерь эшли башлаячак.
-
11 июньдә Чуракай мәчете каршында мәдрәсә ачылачак
Тиздән Чуракай авылында районыбыздагы тәүге мәдрәсә үз ишекләрен ачачак. Авылның үзәгендә урнашкан бина, "Шәмсун" мәчете каршында эшләп киләчәк гыйлем йорты да, мәгърифәт үзәге дә, җәйге чорда авыл балалары өчен дини аланнар, укулар үткәрер өчен дә бик кулай урын булачак.
-
Сабантуй-2022: Милли бәйрәмебезгә бүләк җыюлар гөрли
Бу көннәрдә районыбыз халкы милли бәйрәмебез батырларына күңел җылысын кушып әзерләгән бүләкләрен тапшыра.