Алма- Бирмә! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хәзерге җәмгыятьтә коррупциянең тискәре роле
XXI гасырда безнең алда торган глобаль проблемаларның берсе - коррупция үсешенә, шул исәптән ришвәтчелеккә каршы тору. Коррупция кешеләргә борынгы заманнардан ук таныш. Коррупция белән бәйле мәсьәләне хәл итү өчен коррупциянең нәрсә икәнен аңларга кирәк. Коррупция - вазыйфаи затның үз вәкаләтләрен һәм үзенә ышанып тапшырылган хокукларны, шулай ук әлеге рәсми хакимият статусы, мөмкинлекләр, шәхси файда максатларында элемтәләрне куллануны аңлата торган термин.
-
Прокуратура тарафыннан 13 дәүләт һәм 47 муниципаль хезмәткәрнең керемнәре турындагы белешмәләрендә хокук бозулар ачыкланган
Актаныш районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләре буенча ярдәмчесе Люция Корбанова 2022 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруга аналитик күзәтү ясады.
-
Коррупциягә каршы тәрбия
Коррупция проблемасы - хәзерге заман шартларында иң актуаль проблемаларның берсе, шуңа күрә әлеге проблеманы чишү юлларын эзләү - күпсанлы тикшеренүләрнең беренчел бурычы.