Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина: Солдатларны поездан төшүгә үк яраларының катлаулылыгына карап аера идек
Җиңүнең 77 еллыгын каршы алу бәхетенә ирешкән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Хәзер Актаныш районында 7 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында бердәнбер хатын-кыз ветеран Нурфика Абдуллина Күҗәкә авылында яши.
-
Ветераннарыбыз алдында баш иябез!
Районыбызның архив бүлеге белән берлектә оештырылган һәм алып барылган "Район сулышы" фотопроектының чираттагы шимбә чыгарылышында менә шундый фото! Тиздән, 9 май - Бөек Җиңү бәйрәмнәре дә якынлашу уңаеннан да.
-
БҮГЕНГЕ БРИФИНГТА:Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек хакында
Актаныш районы Башкарма комитетының кече утырышлар залында район башлыгының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә чираттагы брифинг үтте. Ул районыбызның җирлекләрендә, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре турында булды. Биредә район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов, “Игелек үзәге” җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова һәм “Актаныш-информ” матбугат хезмәткәрләре катнашты.
-
Батырлыкка баш иябез һәрчак, мәңгеләштерәбез
Бүген Актанышның РТС ягы өлешендә Чечен Республикасында барган хәрәкәтләрдә катнашкан яугир, райондашыбыз Илнар Шәмсиевның якты истәлегенә тактаташ ачылды.
-
АКТАНЫШ ТЕХНИКУМЫНДА:Ватанпәрвәрлек дәресе(ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан геноциды истәлегенә ел саен - 19 апрельдә Бөтенроссия хәтер һәм бердәмлек көне уза. Актаныш технология техникумында да патриотик рухта дәрес үткәрелде.
-
Бүген районыбыз укучылары “Аҗаган” бәйгесендә катнаша
Бүген «Батыр» спорткомплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының муниципаль туры уза. Анда барысы 8 команда, районның гомуми белем бирү мәктәпләренең VIII сыйныф укучылары катнаша.