Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган шахмат турниры гөрли(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген 7 май көнне районының Балалар иҗат үзәгендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов кубогына шахмат ярышлары башланып китте. Турнир Бөек Җиңү бәйрәменең 77 еллыгын кршылаулга багышланган. Ул кичке 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов та катнашты.
-
АЛАР- 7 БӨРТЕК, 7 ГОРУРЛЫК: Район җитәкчелеге Бөек Җиңү алып килгән сугыш ветераннарын өйләренә барып хөрмәтләде
Бөек Җиңү көне бездән ераклашкан саен илебезне фашизмнан азат иткән яугир-солдатларның саны зур тизлектә кими. Җиңүнең 77 еллыгын нибары 7 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршы ала. Аларның һәммәсе белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күрешеп, яшәү-көнкүреш шартлары белән танышып чыкты. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның, шәхсән үзенең тәбрикнамәләрен, күчтәнәч- бүләкләрен тапшырды.
-
Актанышның яшьләр бүлеге яшьләре “Георгий тасмасы” акциясенә кушылды
Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.
-
"Туган як"та - “Бөек Ватан сугышы юллары буйлап” музей дәресе
22нче июнь 1941нче ел... Иртәнге сәгать 4.... Бөтен халык тирән йокыда. Германия гаскәрләре Советлар Союзының көнбатыш чикләрен бозып шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра. Сугыш башлана. Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы бердәм рәвештә дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Парта артыннан чыгарга да өлгермәгән укучылар, чыгарылыш кичәсеннән соң, хәтта сыйныфлары белән сугышка китә. Район халкына да Бөек Ватан сугышы зур сынаулар алып килә. Үлем, кайгы, өметсезлек һәр йортның, һәр гаиләнең ишеген кага. Актаныш районыннан яу кырына 19577 якташыбыз чакырыла, тик аларның 11655 аннан әйләнеп кайту насыйп булмый.
-
РАЗВЕДКАДА
–Гжатский юнәлешендә һөҗүмгә әзерләнгәндә безнең дивизиягә каршы сугышучы дошманның ут нокталары кайларда урнашуын, нинди частьларын сугышка кертергә җыенуын ачыкларга кирәк иде.
-
Бүген районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән район башлыгы Энгель Фәттахов өйләренә барып котлый (кайнар фоторепортаж)
Безнең фоторепортажны карагыз.
-
БҮГЕН РАДИОДА: Йөрәкләрдә мәңге сакланыр!
Быел Бөек Ватан сугышында яуланган Бөек Җиңүнең 77 язын каршылыйбыз. Сугыш яуларыннан исән-имин туган якларына кайткан ветераннарыбызның да, тыл каһарманнарыбызның да саннары елдан-ел кими. Безнең Актаныш радиоташыруларында шушы тематикага соңгы көннәрдә аеруча өстенлек бирелә.
-
ПОРТСИГАР
– Госпитальдән чыккач, мин башта бергә хезмәт иткән егетләр янына эләгәлмәдем. Бу юлы артиллерия полкына тәгаенләделәр. Анда снаряд ташырга, башка төр эшләр башкарырга куштылар.
-
САМОЛЁТНЫ КОТКАРГАН ӨЧЕН
– Фронтта беренче бүләгеңне ничек алдың? Шуны да сөйлә инде,– дип сорыйбыз, аның яныбыздан китәргә җыенуын күреп. Ул бит гүзәл Агыйделгә барып коя торган Чәрмәсән елгасы буенда утырган бәләкәй Чатра авылында ферма мөдире булып эшли. Туган илебезгә күп итеп ит җитештерәләр. Без, авыл малайлары, кебек һавадан авыз белән кош тотып йөрмиләр.
-
ШӘЙМУЛЛА СОЛДАТ ХАТИРӘЛӘРЕ
Уратып-нитеп тормыйбыз, Чатра авылында аннан да алда кеше юк. Эшкә тотынса, коя да куя, диләр. Өйләр сала, тимер дә суга, тегермән дә төзәтә. Сүз эзләп тә кесәсенә керми, барысын да авызына каратып куя. Ялганлыйдыр дип тә уйламагыз, андый түгел ул. Бик кешелекле булуы белән якташларының хөрмәтен яулады. Ярдәм кирәк булган очракта авылдашлары янына, беренче булып барып җитте. Хәләл көчен аларга кызганмады.
-
#АЛАРБЕЗГӘҖИҢҮАЛЫПКИЛДЕ: Бүген Актаныштагы тыл ветераннарын хөрмәтләделәр
Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин бүген тыл ветераннары белән очрашты.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемов: Сопка башында чылбырлап бәйләнгән 80-90 хатын-кызны күреп шаккаттык
Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул.
-
Актанышта "Георгий тасмасы" акциясе старт алды
Район башкарма комитетының Яшләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре Актаныш урамнарына, Ленин паркына чыгып узып баручыларга бүген Георгий тасмалары таратты. "Георгий тасмасы" акциясе Бөек Җиңү көненә кадәр, 5 көн дәвам итә.
-
Актаныш Бөек Җиңү көнен каршыларга әзер: 9 майга бәйрәм программасы
Илебез халкы Бөек Җиңүнең 77 елллыгын каршыларга әзерләнә. 9 май көнне районыбызда да күптөрле бәйрәм чаралары уздырылачак.
-
Иске Сәфәрдә “Георгий тасмасы” акциясе үткән
Дәһшәтле елларны онытасы түгел... Иске Сәфәр мәдәният учагы һәрчак үзенең матур хәбәрләрен безнең редакциягә юллап тора. Күптән түгел генә урындагы мәдәният йорты директоры Илдус Һарунов җитәкчелегендә бик күркәм чара булды.