Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар
-
БҮГЕН- "ИГЕЛЕК МАРАФОНЫ"-2021: Син дә кушыл, реквизитлар язмада!
Актаныш районында 20 елдан да артыграк “Игелек марафоны” уздырылып килә. Изге күңелле, мәрхәмәтле күңелле кешеләр сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызга ихластан ярдәм кулы суза. Оешма-предприятиеләр, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, эшмәкәрләр, шәхси затлар- берем дә бу хәйрия чарасыннан читтә калмый.
-
ИГЕЛЕК: Актаныш сөт комбинаты сәламәтлекләре чикле хезмәткәрләрен кайгырта
Актаныш сөт комбинаты сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләргә игътибарлы.
-
БЕЗГӘ ИСКЕ КОРМАШТАН ЯЗАЛАР: Олы йөрәкле авылдашлар инвалид балаларны тәрбиягә алган
Иске Кормаш җирлегендә 58 мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши, шуның 4 се балалар.
-
Балалар иҗат үзәгендә "Хәйрия ярминкәсе"
Балалар иҗат үзәгендә 6 декабрь көнне "Игелек кылырга ашык!" хәйрия ярминкәсе оештырылды.
-
ИГЪТИБАР: «Игелек марафоны» 9 декабрьгә күчте!
Актаныш районында 20 елдан да артыграк “Игелек марафоны” уздырылып килә. Изге күңелле, мәрхәмәтле күңелле кешеләр сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызга ихластан ярдәм кулы суза. Оешма-предприятиеләр, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, эшмәкәрләр, шәхси затлар- берем дә бу хәйрия чарасыннан читтә калмый.
-
Ярдәмләшеп яшик
Мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә кием-салым, азык-төлек кенә түгел, ә кулланышта булган, таушалмаган мебель китерүчеләр дә бар. Балалар әйберләренә ихтыяҗ кимеми.
-
Район Советы урынбасары Рәйхан Галимҗанова Аккүз авылында яшәүче Гүзәл Харисованың тормыш-көнкүреше белән танышты
Район җитәкчелеге инвалидлар ункөнлеге кысаларында урын өстендә ятучы балаларның тормыш-көнкүреше белән танышуны, кирәксә, ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
-
Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов инвалидлар ункөнлеге кысаларында Иске Кормашта яшәүче Айнур Юнысов белән очрашты
Районда игълан ителгән инвалидлар ункөнлеге сәламәтлекләре какшаган райондашларыбызга тагын бер кат игътибар юнәлдерергә этәргеч.
-
Пучыдагы Картлар һәм инвалидлар йорты һәрчак күз уңында
Пучы Картлар һәм инвалидлар йортында бүген 54 кеше тәрбияләнә, шуларның 52 се инвалид.
-
КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫНА ТӨРЕП
Бүген Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр мәрхәмәт ияләреннән күчтәнәч - бүләкләр алды.
-
Филүс Әгъзәмов сулы булды
Районның инвалидлар оешмасы җирлектәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең һәрберсенә барып җитәргә, аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән танышырга, булган проблемаларын хәл итүдә булышырга тырыша. Узган атнада инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән бергәләп, Пучы авылында яшәүче 1 нче төркем инвалид Филүс Әгъзәмовка ярдәм итү йөзеннән юлга чыктык.
-
ЭТ ТОРМЫШЫ НИНДИ БУЛА: Маэмайлар приютыннан репортаж
Киров авылында «Этләр приюты” ачылу районда зур вакыйгага әверелде. Дүрт аяклы дусларыбызны бергә туплап, тәрбияләп, ашатып, эчертеп торучы миһербанлы егетебез Илназ Мәгъдәнов райондашларга гына түгел, республикага үрнәк күрсәтеп моннан ике ел элек хәйрия эшен башлап җибәрде. Хәзер Илназ Мәгъдәнов Киров авыл җирлеген җитәкли. Әмма приютны һәрвакыт күз уңында тота.
-
Ике кулсыз калган малайга Америкадан да шалтыраталар
Туймазы районының Балтай авылында 10 яшьлек малайның токка сугылып, ике кулсыз кала.
-
Чаллыда газ шартлаган йортта зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен исәп-хисап счеты ачылды
Чаллыда газ шартлау сәбәпле зыян күргән кешеләргә акча җыю өчен исәп-хисап счеты ачылды.
-
"Тормыш бүләк итүчеләр" Пучыдагы картлар йортына 400 мең сумлык ярдәм күрсәтте
Авырлыклар алдында калганнарга яшәү яме өстәүче хәйриячеләр - "Тормыш бүләк итүчеләр" инициатив төркеме район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашып, Актанышның картлар йортына 400 мең сумлык ярдәм күрсәтте: кер юу, ашарга пешерү техникалары, ашханәгә кирәк-яраклар бүләк итте алар. Әлеге инициатив төркемдә якташыбыз, Актаныш егете – Илназ Әминов та катнаша.