Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар
-
"БлагоДарение" фонды бүген 7 яшьлек туган көнен каршылады
Бүген, 7 июльдә "БлагоДарение" яшь буынга ярдәм һәм социаль инициативалар хәйрия фонды оешуга 7 ел тулды.
-
"Таттелеком" АҖ Яңа Әлем балаларына кече Сабантуй бүләк итте
Бүген "Таттелеком" АҖ компаниясе хезмәткәрләре балалар өчен кече Сабантуй оештырды.
-
ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛ: Хәйриячеләр ярдәме белән балаларга бәйрәм үткәрелде
31 май көнне, Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында, шулай ук Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы "Игелек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә, Актаныш авылының Бүләк урманы аланында социаль ярдәмгә мохтаҗлар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Актаныш спортчысын уңышлары белән тәбрик итте
Актаныш егете, танылган спортчы Равил Хаҗиев физкультура-спорт юнәлешендәге уңышлары белән безне гел сөендереп тора. Күптән түгел Равил "Ядран-Ойл" компаниясе исеменнән "ТүбәнКамаНефтехим" ПАО оештырган ачык Кубок ярышында катнашты.
-
ИСКЕ СӘФӘРДӘ:"Мәрхәмәтле йөрәк" хәйрия концерты гөрләде!
23 апрель көнне, Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында Донбасс халкына ярдәм йөзеннән "Мәрхәмәтле йөрәк" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Әлеге чарада районның 14 авылыннан килгән сәхнә осталары катнашты. Халык бик җылы кабул итте аларны. "Халык хөрмәте - Ходай рәхмәте" дип юкка гына әйтмиләр!
-
Ифтар ашында
17 апрель Россиядә эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне буларак билгеләп үтелде.
-
ИСКЕ КОРМАШТА:Авылдашлар белән ифтар табыны
"Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәл санала. Иске Кормаш мәчетендә дә зурлап ифтар ашы уздырдык" - дигән хәбәр килде безгә.
-
Якташыбыз, хәйрияче Ирек Салихов: Сәламәтлеккә туймаган балалары булган гаиләләр үз проблемалары белән ялгыз калырга тиеш түгел
Якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның хәйрия эшчәнлеге бик күпләргә канат куя, гомерен озайта. Ирек Фәрит улы инициативасы белән барлыкка килгән "БлагоДарение" хәйрия фонды кечкенә Баулы егетен аякка бастыруны үз өстенә алды. Балага катлаулы операцияне АКШта ясыйлар.
-
"Игелек үзәге"ндә кайнар линия телефоны эшли
“Игелек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында ялгыз өлкәннәргә һәм ялгыз инвалидларга азык-төлек, дарулар һәм беренче кирәк-яраклар китерүне оештыру буенча 8(5552) 3-02-80 “кайнар” телефон элемтәсе эше кабат җанландырып җибәрелде.
-
Такталачык мәктәбенең 46 укучысы Дәүләт Думасы депутаты кулыннан Яңа ел күчтәнәчләрен алды
Яңа елдан олысы-кечесе могҗиза көтә. Кемгәдер бүләк кирәк, кемнеңдер бәхете тулы түгел. Ә кемдер Яңа елдан сәламәтлек көтә.
-
Безгә Иске Байсардан язалар: Инвалидларга кыйммәтле күчтәнәчләр тулы пакетлар өләштеләр
Инвалидлар декадасы уңаеннан эшмәкәр Хашимов Рәдис исемле егетебез исеменнән авыл җирлеге рәисе белән инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе (бер үк вакытта шул Рәдиснең әнисе була инде ул) авылдагы бөтен инвалидларга кыйммәтле күчтәнәч-пакетлар өләшеп чыктылар.
-
“Игелек марафоны”нда 2 миллион 512 мең сум акча тупланды
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган "Игелек марафоны"нда райондагы хезмәт тармаклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре рәисләре, авыл җирлеге башлыклары сәхнәгә күтәрелеп коллективтан җыелган хәйрия акчаларын марафон тартмасына салды.
-
ИЛ ТӨКЕРСӘ-КҮЛ БУЛА: “Игелек марафоны”нда 2 миллион 512 мең сум акча тупланды
Быел “Игелек марафоны” Актаныш районында 22 тапкыр уздырылды.
-
Бүген Актанышта "Игелек марафоны"-2021 уза(фотолар)
Бүген Актанышта "Игелек марафоны"-2021 уза.(фотолар)
-
"Актаныш-информ" "Игелек марафоны"н туры эфирда күрсәтә
Актаныш районында 20 елдан да артыграк “Игелек марафоны” уздырылып килә. Изге күңелле, мәрхәмәтле күңелле кешеләр сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызга ихластан ярдәм кулы суза. Оешма-предприятиеләр, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, эшмәкәрләр, шәхси затлар- берем дә бу хәйрия чарасыннан читтә калмый.