Һава торышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Атна уртасында 20 градуска кадәр җылыта
Чәршәмбе, 16 апрельдә, төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр ява, көндез явым-төшемсез. Төнлә +4 градустан + 9 градускача, көндез +14 градустан + 19 градуска кадәр җылыта.
-
Бу шимбә төнендә ай алсу төскә керәчәк
Бу шимбәдә, 12 апрель төнендә Россия өстендәге ай алсу төскә керәчәк.
-
Башкортостанга кыш кайткан
Бүген Башкортостан мәгълүмат чаралары кар яуган урамнарның фотоларын куйды. Моннан 3-4 көн элек Мәскәүдә яшәүчеләр калын кар каплаган башкаланы күрсәткән иде.
-
Мәскәүдә 28 мм дан артык кар яуган
Мәскәүдә 28 мм дан артык явым-төшем - кар яуган. 7 апрельдә тагын 15 мм явачак.
-
Ял көннәренә һава торышы бозыла: явым-төшем һәм көчле җил көтелә
Шимбә көнне Татарстанда яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, ә якшәмбе карлы яңгыр көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә республикада һава торышының начараюы турында хәбәр иттеләр.
-
Бүген +20 градуска кадәр җылытачак
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2 апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
-
Ураза гаетенә 13 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда, шимбә, 29 мартта, һава температурасы төнлә 0..+4 градус, ә көндез +8..+13 градуска кадәр җылыта.
-
Бүген Актанышта 10 градуска кадәр җылытырга мөмкин
Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 25 мартта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез.
-
23 мартта явым-төшем көтелми
Бүген көн аяз булыр, явым-төшем көтелми.
-
Һава температурасы -1, +2 градус булачак
Бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар ява.
-
Атна ахырында коеп яуган яңгырларга әзерләнегез!
«Атна ахырында Татарстанны су басарга мөмкин, коеп яуган яңгырларга әзерләнегез», дип кисәтә синоптиклар.
-
Юлларда сак булыгыз!
Бүген кичкә таба юлларда буран чыгу ихтималы зур. Сак булыгыз!
-
Иртәгә буран көтелә
5 мартта Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз буран була.
-
Татар Ямалысында бүген 35 градус салкын булган
Синоптикларның фаразы рас килде, Актанышта атна ахырында көннәр шактый суытты. -27 градуска кадәр салкыннар булды. Бүген, мәсәлән, төнлә Татар Ямалысында -35 градус булды, диде авылда яшәүчеләр.
-
Сак булыгыз- Бүген 20:00 сәгатьтән соң бик каты суытачак
Бүген, 20 февральдә 20:00 сәгатьтән 21 февральнең 10:00 сәгатенә кадәр бик каты суыта. Аязганда һава температурасы -26 градуска кадәр төшә. Аерым районнарда һәм Казан шәһәрендә томан.