Иртәгә яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлыйлар
Синоптиклар җомга көнне кыска вакытлы җилнең секундына 21 метрга кадәр көчәюе, томан һәм боз яву турында кисәтә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга яшен вакытында биналардан чыкмаска кирәклеген искәртә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән урамга төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев