Сез сораган идегез рубрикасы буенча яңалыклар
-
Антибиотикка бәйлелек: бу ни дәрәҗәдә куркыныч?
Антибиотик – иң катлаулы чирне дә җиңәргә ярдәм итүче көчле даруларның берсе. Коронавирус котырган чорда ул аеруча популярлашты. Белгечләр чаң суга: соңгы арада хәтта аз гына авырый башлауга, коронавирус булмагае дип куркып, шундук антибиотикка үрелүчеләр саны арткан. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч? Республика клиник хастаханәсенең клиник фармакологы Альбина Звегинцева антибиотик һәм аны куллану нечкәлекләре турында сөйләде.
-
12 һәм 13 нче октябрьдә кар яварга мөмкин
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 12 һәм 13 октябрь көннәрендә Татарстан түбәнәйтелгән атмосфера басымында булачак.
-
Игезәк бала табучыларга 2023 елда 530 мең сумга кадәр акча түләнеләчәк
Бала табып үстергән гаиләләр өчен дәүләт матди ярдәмен арттыруны дәвам итә.
-
5-12 октябрьгә йолдызнамә
Кучкар (21 март – 20 апрель) Кучкар кыйммәтле идеяләр белән “сату” итәчәк! Аның фикерләрен кешегә ишеттереп, тизрәк алар белән уртаклашасы килә. Бу аңа, эшкәртелмәгән алмазны ялтырап торган бриллиантка әйләндерергә, үз идеясен камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
-
Баш авыртудан котылуның 5 «тәмле» ЫСУЛЫ
«Баллы» әстерхан чикләвеге Әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, куе ботка хәленә килерлек күләмдә бал кушып болгатабыз. Теләгән кеше берәр чеметем дарчин һәм имбир оны да өсти ала. Шифалы һәм бик тәмле катнашманы суыткычта саклыйбыз. Аны көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан берәр аш кашыгы кабып куярга киңәш ителә.
-
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме арта
Киләсе елда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 23011 сумга җитәчәк.
-
Алмагач һәм груша утыртыртырга өйрәнәбез
– Бакчама алмагач һәм груша утыртырга йөрим. Дөрес итеп утырту серләрен аңлатып үтсәгез иде.
-
Йолдызнамә | 26 сентябрь – 2 октябрь
Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада игътибар үзәгендә калырсыз. Әмма сезгә сокланулы карашларның төбәлүен генә аңлатмый бу. Кимчелекләрегез дә күренәчәк. Чәршәмбе тирәсендә бурычларыгыздан котылырсыз.
-
Кишерне кайчан алырга?
Чөгендер белән кишерне гадәттә бер үк вакытта алалар. Ләкин кишернең иртә өлгерешле сортлары һәм көздән утыртып калдырганын бик соңга калдырмыйча алырга кирәк.
-
Җиңел эшләнә торган торт
Аны әзерләүгә бер сәгать вакыт җитә...
-
Йолдызнамә | 19–25 сентябрь
Кучкар (21.03 – 20.04) Плансыз-нисез эшли һәм яши торган бер кеше белән якыннан танышып, бу дөньяда шулай рәхәтрәк икән, дигән нәтиҗәгә килерсез. Күңелегезнең хисле чагы: көтмәгәндә генә гашыйк булып куярсыз. Эштә әйбәт яңалыклар ишетерсез.
-
Йолдызнамә / 12–18 сентябрь
Кучкар (21.03 – 20.04) Фикерләрегезне тәртипкә салып, үзегездән мөмкин булмаганны таләп итүдән туктагыз. Кайбер теләкләрегезнең гамәлгә аша башлавын күреп сөенерсез. «Үзеңнән соң күперләрне яндырырга ярамый» дигән гыйбарәне бик вакытлы искә төшереп, нәкъ шулай эшләрсез.
-
Татарстанда 18 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда киләсе атнада 18 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
1 ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР САЙЛАРГА: Дарумы, акчамы?
1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булучыларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (икенче төрле “соцпакет” дип атыйбыз) калдырырга яки аннан баш тартырга һәм акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 1011,64 сум тәшкил итә.
-
Чөгендер, кишер, алмадан эшләнгән сут иммунитетыгызны күтәрәчәк
Бер чөгендер, ике кишер һәм бер алма кирәк. Юып, чистартып, барысын бергә сут сыккычка салып, сут ясарга кирәк.