Теле барның юлы бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Тукайның 138 еллыгы белән тәбрик итте
Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Тукайның 138 еллыгы белән тәбрик итте.
-
Яңа Әлем мәктәбеннән репортаж: «Татарча диктант» акциясе
Татарча диктант язу көннәре җитте. Әзерсезме?! Быел 13, 14 һәм 15 октябрь көнне бөтен Җир шарына сибелеп яшәгән милләттәшләребез һәм татар телен өйрәнүчеләр, белүчеләр, белергә теләүчеләр татарча диктант яза!
-
Бүген яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел
Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Актаныш районы белән чиктәш Башкортстанның Илеш районында туган.
-
Каникулда Әтәскә кунакка кайткан балалар «Актаныш-информ» журналистлары белән очрашты
Җәйге каникулларның иң рәхәт вакыты. Балаларның озын уку елыннан соң зур түземсезлек белән көтеп алган яллары кызыклы һәм файдалы үтсен өчен өлкәннәр дә эзләнә.
-
«Татарча диктант» акциясендә 800 дән артык райондашыбыз катнаша (фото һәм видео)
Татар дөньясы 25, 26, 27 ноябрь көннәрендә милли телдә грамоталы яза белү-белмәвен тикшерә: «Татарча диктант» акциясе уза. Бүген, диктантның беренче көнендә Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары да әлеге акциягә кушылды.
-
Татарча диктант язабызмы: 25, 26, 27 ноябрьдә «ТНВ», «ТНВ-Планета» каналлары аша дөньякүләм белем тикшерү булачак
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Хәзерге вакытта акция Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасы буенча үткәрелә. Игътибарыгызга гомуми нигезләмәне тәкъдим итәбез.
-
Актаныш педагоглары Татар телен Һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зона семинарында катнашты
Бүген Сарман муниципаль районында Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов катнашында Татар телен Һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә узды.
-
Һәр көнгә халык сынамышлары
Халык әйтсә - хак әйтә бит!
-
Сөйләшикче туган телемдә...
Туган телебезгә, аны өйрәнүгә, сөйләм теленә ихтыяҗ булдыруга юнәлтелгән чараларның артуы барыбыз өчен дә сөенечле фал. “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Әдһәмова озак еллар эшләү дәверендә җыелган бай хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклаша. "Авыз тутырып, “энҗе чәчтем- энҗе җыям”, диярлек булсын иде",-диярлек булсын ди педагог.
-
"Ромашка"да- татар халык уеннары
Актанышның "Ромашка" балалар бакчасында "Татар халык уеннары" көне узды. Бакча тәрбиячеләре татар халык уеннары аша балаларга милли һәм әхлак тәрбиясен биреп, туган телебезгә, җиребезгә мәхәббәт уята.
-
"Каенкай" бакчасы тәрбиячеләре: Бала туган телдә дөрес сөйләшсә, һәм аның белән бергә башка чит телләрне дә өйрәнсә, зирәгрәк була, телләрне тизрәк үзләштерә
Туган тел - һәрбер халыкның иң кадерле һәм бөек кыйммәте ул. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла. Тел яши икән, димәк, милләт тә яши.
-
Актаныш районы “Рус милли-мәдәни берләшмәсе”нең җитәкчесе Юлия Әмирҗанова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы очрашуда булды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗат интеллигенциясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты.
-
6 нчы бакча мөдире Йолдыз Нургалиева: Туган телдә матур, камил, сәнгатьле сөйләшә белгән балалар чит телне дә тиз үзләштерә
Катнаш төрдәге 6нчы санлы балалар бакчасында бүген "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль һәм полилингваль белем бирү" темасына балалар бакчасы мөдирләре өчен семинар киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.
-
Теле барның юлы бар!
Актаныш районында марилар яшәүче ике авыл- Мари Суыксуы һәм Терпеле авыллары бар, бу җирлекләрдә мари милләтеннән булган 500 кеше яши.
-
Туган телне ничек сакларга- Мари Суыксуы мәктәбендә укытучылар шул хакта фикерләште
21 февраль көнне, дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Телләр күп булса да, туган тел ул бер генә.