Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Теле барның юлы бар

Яңа Әлем мәктәбеннән репортаж: «Татарча диктант» акциясе

Татарча диктант язу көннәре җитте. Әзерсезме?! Быел 13, 14 һәм 15 октябрь көнне бөтен Җир шарына сибелеп яшәгән милләттәшләребез һәм татар телен өйрәнүчеләр, белүчеләр, белергә теләүчеләр татарча диктант яза!

Әлеге матур чара Актаныш районының күп кенә мәгариф учреждениеләрендә, шул исәптән Яңа Әлем мәктәбендә гамәлгә куелды. Биредә укучылар белән бергән акциягә кушылучы иптәшләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсеннән Гөлназа Имамразыева да бар иделәр.

— Ел саен әлеге акциягә бик теләп кушылабыз. Чыннан да бу диктантның мөһимлеге бик зур! Бүгенгесе көнне үзебезнең туган телебезне пропагандалау, мәдхия уку өчен дә кирәк, диясе килә. Безнең газиз балаларыбыз татар телендә дөрес итеп, тиешле тел кагыйдәләрен белсен иде, өйрәнсен иде. Киләчәк буыннарга да милли хисләребез, ана телебез тапшырылсын иде. Без үзебезнең телебез, гореф-гадәтләребез белән көчле, — дип билгеләде интервью биргәндә Дилбәр Миркасыйм кызы.

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Лилия Сәлимҗановадан «Әлеге акциянең мөһимлеге ни дәрәҗәдә?» дип кызыксынам:

— Бу чараның әһәмияты ифрат олы. Укучыларда туган телгә мәхәббәтне һәм хөрмәтне арттыруда бер этәргеч. Мондый чараларда гадәттә авылыбызның, җирлегебезнең кечкенә яшьтән алып — өлкәннәренә тиклем катнаша иде. Быел да нәкъ шулай булыр. Нәтиҗәләрне дә һәрчак кызыксынып көтеп алабыз.

  • Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев