ЮХИДИ хәбәр итә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Такталачык мәктәбе укучыларына яктылык кайтаргыч элементларның әһәмияте турында аңлаттылар
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Район юл хәрәкәтен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Такталачык мәктәбе укучылары белән очрашып, юл йөрү кагыйдәләре дәресен уздырды.
-
Чуракай мәктәбендә укучылар һәм ата-аналар белән хокук һәм тәртип саклау буенча сөйләштеләр
Чуракай мәктәбендә чираттагы гомуми ата- аналар җыелышы һәм укучылар белән очрашу булып узды. Җыелышка юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлегеннән Ләйсән Рәдиф кызы, һәм административ законнарны үтәтү бүлеге инспекторы Чулпан Ринат кызы да чакырулы иде.
-
Юл хәрәкәте иминлеген балалар иҗат үзәге белән бергәләп тәэмин итәбез
Бүген балалар иҗат үзәге коллективының «Өстәмә белем бирү укытучыларының һөнәри үсешен тәэмин итү юнәлешләре» темасы буенча педагогик киңәшмә булып узды.
-
ЮХИДИ буенча штрафлар түләмәгән өчен 16 райондашыбызга кисәтү ясалды
Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары рейдларны даими уздырып тора.
-
«Җәяүле» профилактик ункөнлегендә ЮИД отрядлары райондашларга юл кагыйдәләрен аңлатты
Районыбызның Дәүләт автоинспекциясе 20 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында «Җәяүле» профилактика ункөнлеге уздырды. Әлеге акция җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау максаты белән оештырыла.
-
Госавтоинспекция Татарстана обратилась к родителям в преддверии школьных каникул
Приближается любимая пора всех школьников – каникулы. Ежедневно напоминайте детям правила безопасного перехода дороги по пешеходным переходам, позаботьтесь о наличии на верхней одежде и рюкзаках детей световозвращающих элементов.
-
Госавтоинспекция призывает всех участников дорожного движения быть предельно внимательными
По прогнозам синоптиков 28 и 29 октября на территории Республики Татарстан ожидается небольшой снег, на дорогах образование гололедицы, ночью температура воздуха опустится до отрицательных значений.
-
Аккүз мәктәбе укучылары юл йөрү кагыйдәләрен хәтерләрендә яңартты
Бүген Аккүз мәктәбендә «Куркынычсыз каникул» операциясе кысаларында укучылар белән очрашып әңгәмә кордык.
-
Бүген «Балалар күзләре аша имин юллар» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Районыбыз укучылары арасында «Балалар күзләре аша имин юллар» дигән рәсем конкурсы узды.
-
Сабак алыгыз- Актаныш районы гражданы машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 2 нче җәмәгать суды карары белән гражданин Газизов И.А. административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм аңа 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
-
Ачык суд утырышыннан: райондашыбыз административ хокук бозган өчен гаепле дип табылды
17 октябрь көнне Старовойтова Екатерина Сергеевнага карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.
-
Ноябрьдә Актаныш халкы ничек ял итәчәк?
«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. 6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне якшәмбегә туры килсә дә, ял көне дүшәмбегә күчерелми.
-
Безнең репортаж: Куян боҗрасында «Тоннель» операциясе кысаларында машина йөртүчеләрне тикшерделәр
Актаныш районы территориясендә исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре алдагы еллар белән чагыштырганда арту күзәтелә. 2022 елның 9 аенда исерек хәлдә транспорт белән идарә итеп 4 тән җәрәхәтләре алу һәм үлем очраклары теркәлсә, 2021 елда бу сан 3 булган. Район ЮХИДИ бүлекчәсе фаҗигаләлрне булдырмау һәм профилактикалау максатыннан бүген «Тоннель» операциясе уздырды.
-
Тагын бер райондашыбыз 1, 5 ел руль артына утыра алмаячак
Агымдагы елның 10 октябрендә тагын бер райондашыбыз эчкән хәлдә машина йөрткән өчен хөкем карарын тыңлады.
-
Райондашыбызга җәза билгеләнде- ул 1,5 елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
12 октябрьдә РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Хәбиров Рәмис Рамил улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.