Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ бүлеге «Актаныш-информ» хезмәткәрләрен хөрмәтләде

Бүген «Актаныш-информ»чылар ЮХИДИның Актаныш районы буенча бүлеге тарафыннан Рәхмәт хатлары, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнде.

Журналист сүзенең үткенлеге һәрчак җәмгыятьтә тәртип саклауда, хокук бозу очракларын кисәтүдә әһәмиятле рольдә булган. Әлеге вакытта да редакциябез ЮХИДИ, аның профилактика бүлеге белән берлектә күләмле генә материаллар әзерли, кызу репортажлар һәм укымлы материаллар яза, фоторепортажлар аркылы тарих сәхифәләренә теркәп бара. Бүләкләргә безне Актаныш районы буенча ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев һәм профилактика бүлеге җитәкчесе, даими авторыбыз Ләйсән Мөхәммәтова килгәннәр иде. Хезмәттәшләребез Айнур Гыймадиев, Регина Сәлахова, Ләйсән Газизова, Әлфия Мөхәммәтова, Фәния Рәшитова, Рузилә Хәсәнова, Марат Сәррахов, Альбина Солтанова, Юлай Низаев лаеклы бүләкләрен һәм Яңа 2023нче ел белән котлаулар кабул иттеләр. Безнең тырыш хезмәтебезне бәһалаган җитәкчеләргә олы рәхмәтләребез! Алда да бердәмлектә һәм иминлектә эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев