Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җәмәгать үзәге ишекләрен ачты
2013 ел Күҗәкә авылы өчен тагын бер истәлекле вакыйга белән тарихка кереп калды. Монда, озакка сузылган реконструкциядән соң, яңа җәмәгать үзәге ачылды. Авыл кешеләре аны Яңа ел бүләге итеп кабул иттеләр. Моңа кадәр мәдәният йорты, китапханә һәм элеккеге хуҗалык идарәсе урнашкан бина танымаслык булып үзгәрде. Хәзер ул авыл клубы, җирлек...
-
Бергәләп төзекләндерик
Мөселман кардәшләребез, авылдашларыбыз! Яңа Әлем авылы каршындагы мәхәллә мөселманнары тарафыннан 22 ноябрь, җомга көнне, җомга намазыннан соң авылның имам хатыйбы Илшат Мирзасалихов рәислегендә, әгъзалары Азат Сәрвәров, Равил Хаҗиев, Кифарис Салихов һәм Гатуф Бәдрәшитов катнашында авылның мәхәллә утырышы уздырылды. Утырышта фәкать бер мәсьәлә карап үтелде, ул да булса, авылның зиратлары, бигрәк...
-
Капремонт программасы
2014 елга кайсы мәгариф учреждениеләренең капремонт программасына керүләре ачыкланды. ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татар Суыксуы урта һәм Күҗәкә, Иске Богады, Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәпләре төзекләндереләчәк һәм бу максатка 47.7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
-
Авыл халкы күптән көтә иде
Узган елның шушы чорында газетабызда "Усы халкы көтә, ышана..." исеме астында, авылдагы социаль объектларының аянычлы хәле хакында язма дөнья күргән иде. Авыл халкының ышанычы, көтүе юкка булмаган икән. Шушы көннәрдә биредә мәдәният йортын, мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пунктын берләштергән яңа Җәмәгать үзәге куллануга тапшырылды. Иске мәдәният йорты бинасын 70...
-
Усыда яңа объект
-
“Мәктәпләрне капиталь ремонтлау”
Республика программасы кысаларында быел Татарстанның 160тан артык мәктәбе төзекләндерелде. Аларга түбәләрен, тәрәзәләрен, тышкы һәм эчке ишекләрен алыштыру, җылылык , канализация системасын карау, мәктәп янын тәртипкә китерү, матурлау кебек эшләрдән чыгып бәя бирделәр. Нәтиҗәдә, безнең районның Мари Суыксу мәктәбе капиталь ремонт буенча республикада I урынны алды.
-
“Бәрәкәт” мәчете тәүге кат ишекләрен ачты
20 сентябрьдә Яңа Байсар авылы халкы үтә дә дулкынландыргыч мизгелләр кичерде. Күңелләр нечкәргән, күзләр дымланган иде. Яше-карты "Бәрәкәт" мәчетенең сафка басып, ай куелып, үз ишекләрен ачканга сөенеп, Аллага шөкер, диде. -Зур догадан башлыйк сүзне "...Бисмилләһир-рахмәнир-рахим..." Кылган изге эшебездә Юлдаш булсын Коръән-Кәрим. Әйдәп безне тугрылыкка, Тәүфыйклы кыл яшен-картын. Чын күңелдән инанганнан...
-
Асфальтлы булалар
Юллар - кешенең иң үзәгенә үткән урыны. Яңгыр яуса, баткакка әйләнә, кышкы бураннарда көрт күмеп китә. Асфальт юлдан җилдерүчеләргә кызыгып гомер үтә. Үзе бер авылны хәтерләткән 57нче бистәдә яшәүчеләр дә асфальт юлдан йөрергә хыялланып яшиләр. Узган ел "Актаныш юллары"ҖЧҖ егетләре район үзәге белән 57нче бистәне тоташтыручы юлны каты өслек белән...
-
Республикада мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы киләсе елда да дәвам итәчәк
Бу хакта Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе белдерде дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. И.Халиковның мәгълүматларына караганда, агымдагы елда мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 2,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. Шулай ук, ул агымдагы елда республиканың 200 мәктәбендә ремонт эшләрен башкаруда мәктәпне тәмамлаучылар ярдәм иткән. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чакыруы безнең районда да хупланды. Киләсе...
-
Түбәдән су тама
Тып-тып тамчы тама. Тамган саен фатир хуҗаларын борчуга сала. Аш кастрюльләре, тезелешеп, түшәмнән агып төшкән яңгыр суын җыя. Актаныш авылындагы Ленин проспекты 17 нче йорт, 22 нче фатирда безне шундый күренеш каршы алды. Филиза ГОМӘРОВА. - Моңа кадәр мондый хәлнең булганы юк иде әле. Июль ае ахырындагы көчле яңгырда кухнябызны...
-
Айлар буе ябылган түбәләр ике-өч минутта җиргә очкан
Көн аяз, машина тәрәзәсеннән эссе һава бөркелеп керә иде. Түке авыл җирлегенә аяк басып, ярты сәгать тә узмагандыр, күк йөзен кара-кучкыл болыт сарып алды. Бераздан җиргә кадәр сузылып төшкән яшеннәре белән, яңгыр коярга креште. Көчле яңгыр җилендә машинабыз тәрәзәсеннән берни күренми. Ә Түке, Зөбәер авыллары халкы бу яңгырга ни сөенергә,...
-
“Башэнергосервис“ ремонт эшләрен башкара
"Башэнергосервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, "Челтәрләр компаниясе "Түбән Кама электр челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте белән килешү нигезендә, үз материаллары белән, район авылларында шәхси йортлардагы электр хисаплагычларын урамга кую һәм ремонт эшләрен башкара. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 8-917-385-44-55, 8-917-453-65-55.
-
Төзелешнең һәр көне китерә яңарыш
Быелның яртысы төгәлләнде. Районда барган төзелешләрне күздән кичереп чыгарга, азмы-күпме нәтиҗә ясарга вакыт, димәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гариповның ярдәме белән без дә төзелешләр буйлап сәяхәт кылдык. Сәяхәтләр юллардан башлана - Быел Күҗәкә юлы файдалануга тапшырылды. Төзелеш бәясе 105 млн сумнан артыграк тәшкил итте. Хәзер...
-
Йорт салуның ние бар...
Йорт салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы... Өр-яңа өй җиткерүнең, чынлап та, артык авырлыгы юк, бик тырышканда, бер ай эчендә менә дигән хан сарае да салып куеп була хәзерге заманда. Рәхәтләнеп чутлар һәм түләр чамаң гына булсын! Монысы исә иң авыры. Шуңа да бик күпләр бүген дәүләт ипотека программаларына...
-
Капиталь ремонт
"Татарстан Республикасы субъектлар рейтингында торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондында I урынны алды, бу 2013 елда өстәмә 400 млн. сум акча җәлеп итү мөмкинлеге бирә", - дип хәбәр ителде видеоконференциядә. ТР Президенты Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, бу акча республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең уртак көче белән эшләп...