Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда 761,5 мең кв.метр торак сафка бастырылган
Татарстанда 761,5 мең кв.метр торак сафка бастырылган (еллык биремнең 31,8 проценты). Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган республика видеокиңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
-
Республикада 823 йортны ремонтлау планга кертелгән
Күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча республикада 823 йортны ремонтлау планга кертелгән, шуның 473ендә капиталь ремонт буенча эшләр башланган. Бу хакта видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Киңәшмәне ТР Президенты вазифаларын башкаручы -...
-
324 ветеран өчен 33 йорт төзелеше дәвам итә
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 324 ветеран өчен 33 йорт төзелеше дәвам итә. Торак төзелешенә багышлап уздырылган видеоконференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов :"Без ике ел алдан кайда һәм ничек төзергә икәнлекне белергә тиеш", - дип белдерде. Ул утырышта катнашучылардан беренче чиратта төзелеш өчен җир участоклары...
-
53 йортында капиталь ремонт башланды
Татарстандагы 14 муниципаль берәмлекнең 53 йортында капиталь ремонт башланды, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов. Аның сүзләренчә, республикада 2013 елда капиталь ремонт ясалырга тиешле йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектәге 811 күпфатирлы йорт кергән.
-
Сугыш елларыннан матур кайтаваз
- Бу көнне бик көттек, рәхмәт яусын! Тәннәрем таза булып, фатирның рәхәтен күреп яши алсам ярар иде, - дип, сөенече белән уртаклашты 18 гыйнвар көнне фатир ачкычын кулына алучы Тат. Суыксу авылыннан тыл ветераны Нәҗимә Латыйпова. Яңа йортны ачу тантанасына җыелган өлкәннәрне, шатлыкны уртаклашып килгән балаларны, оныкларны, күрше-күләнне чатнама суык...
-
Нотариаль контора бинасы ачылды
29 декабрь көнне Актанышта нотариаль контораның өр-яңа бинасы ачылды.Ул үзәктә, район администрациясе һәм Балалар иҗат үзәге биналары арасындагы мәйданда урнашкан. Аны ачу тантанасында район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов һәм башка дәүләт эшлеклеләре, җитәкчеләр катнашты.
-
Төзүчеләрдән бүләк
29 декабрьдә төзүчеләребез райондашларыбызга Яңа ел бүләге ясарга ниятлиләр: 9.00 сәгатьтә Тат.Суыксу авылында төзекләндерелгән амбулаторияне, 9.45 сәгатьтә Актаныш авылында ветераннар өчен төзелгән 30 фатирлы йортны, 10.00 сәгатьтә Актанышта нотариаль контораны файдалануга тапшыру тантаналары уздырылачак.
-
Исән-имин яшәсен иде...
Район җирлегендә төрле катлам кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программасы нигезендә куллануга тапшырылган квадрат метрларның саны көннән-көн арта бара. Шушы көннәрдә Теләкәй авылында да яңа йорт сафка басты. Тулы мәгълүмат газетаның Җомга, 14 декабрь, 2012 99 (9742)санында
-
Торак тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән 20 район арасында Актаныш та бар.
Татарстан Республикасы 1 млн. 852,5 мең кв.м. күләмендә торак тапшырып, Россия субъектлары арасында 3 урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 урынны алды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
-
Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда төзелеш объектларында 63 кеше җитди җәрәхәт алган
Шулай ук үлү очраклары да булган. ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов шундый мәгълүмат белдерде. "Чынлыкта төзелештә җәрәхәтләнүчеләр күп. Безнең бурыч - штраф салу гына түгел, тәртип ягын үзгәртү. Төзелеш зонасына керүче һәркем инструктаж...
-
Татарстанда 1 миллион 917 мең кв.метр торак мәйданы сафка бастырылган
Бу - еллык бурычның 77 проценты. ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә уздырылган видеоконференциядә шул хакта хәбәр ителде, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат үзәге. Актаныш еллык планны 90 проценттан артыграк күләмдә үтәүчеләр исемлегендә. Социаль ипотека программасы аша төзелә торган 23 йорт буенча хәл түбәндәгечә: 21е - төзелеп бетү стадиясендә, 2 объект -...
-
Чөгәнәгә юл салынды
Газетаның узган елгы 28 сентябрь санында Актаныш-Чөгәнә юлын төзекләндерүне сорап язган мәкаләм басылып чыккан иде. Чөгәнәдә туып-үскән, хәзерге вакытта да шушы җирлектә яшәүче Айдар Бакиров белән киңәшләшеп, аның исеменнән язган идем. Табигатьнең шундый матур җиренә урнашкан Чөгәнә авылына юньле юл булмау мине күптәннән борчып килде. Бу авыл үләргә аяк сузганнардан...
-
Яшьләр йорт сала
"Авыл хуҗалыгы кредиты" программасы ярдәмендә быел 30дан артык гаилә яңа елны яңа йортта каршыларга җыена. Яңа елны көтмичә, бүген үк күченеп, яңа нигезләрендә Коръән ашы уздыручы гаиләләр дә бар. Кайсы ягы белән отышлы соң ул "Авыл хуҗалыгы кредиты"? Аны алырга теләгән һәркемнең дә моңа хокукы бармы һәм мөмкинлеге җитәрлекме? Гомумән,...
-
Гөрләп торыр синең урамың
Гөрләп торыр синең урамың... Сагышланма, авыл, килер бер көн, Булыр яңа мәктәп, кибетең. Амбарыңда күпләп ашлык кибәр, Фермаларың тулы бер бөтен. Сагышланма, авыл, килер бер көн, Гөрләп торыр синең урамың. Ишетелер бар җиһанга синең Шат авазлы бәхет тулы даның. Туган авылым Тыңламаска багышланган бу шигырем тулысы белән "Актаныш таңнары" газетасының...
-
Ал тасмалар киселде
Узган атнада район җирлегендә 2 яңа бина куллануга тапшырылды. Куян авылындагы заманча технологияләр белән төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты һәм Тыңламас авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктын, мәдәният йортын бер түбә астына керткән Җәмәгать үзәге үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде.