Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
Төзүчеләрдән бүләк
29 декабрьдә төзүчеләребез райондашларыбызга Яңа ел бүләге ясарга ниятлиләр: 9.00 сәгатьтә Тат.Суыксу авылында төзекләндерелгән амбулаторияне, 9.45 сәгатьтә Актаныш авылында ветераннар өчен төзелгән 30 фатирлы йортны, 10.00 сәгатьтә Актанышта нотариаль контораны файдалануга тапшыру тантаналары уздырылачак.
-
Исән-имин яшәсен иде...
Район җирлегендә төрле катлам кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программасы нигезендә куллануга тапшырылган квадрат метрларның саны көннән-көн арта бара. Шушы көннәрдә Теләкәй авылында да яңа йорт сафка басты. Тулы мәгълүмат газетаның Җомга, 14 декабрь, 2012 99 (9742)санында
-
Торак тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән 20 район арасында Актаныш та бар.
Татарстан Республикасы 1 млн. 852,5 мең кв.м. күләмендә торак тапшырып, Россия субъектлары арасында 3 урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 урынны алды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
-
Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда төзелеш объектларында 63 кеше җитди җәрәхәт алган
Шулай ук үлү очраклары да булган. ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов шундый мәгълүмат белдерде. "Чынлыкта төзелештә җәрәхәтләнүчеләр күп. Безнең бурыч - штраф салу гына түгел, тәртип ягын үзгәртү. Төзелеш зонасына керүче һәркем инструктаж...
-
Татарстанда 1 миллион 917 мең кв.метр торак мәйданы сафка бастырылган
Бу - еллык бурычның 77 проценты. ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә уздырылган видеоконференциядә шул хакта хәбәр ителде, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат үзәге. Актаныш еллык планны 90 проценттан артыграк күләмдә үтәүчеләр исемлегендә. Социаль ипотека программасы аша төзелә торган 23 йорт буенча хәл түбәндәгечә: 21е - төзелеп бетү стадиясендә, 2 объект -...
-
Чөгәнәгә юл салынды
Газетаның узган елгы 28 сентябрь санында Актаныш-Чөгәнә юлын төзекләндерүне сорап язган мәкаләм басылып чыккан иде. Чөгәнәдә туып-үскән, хәзерге вакытта да шушы җирлектә яшәүче Айдар Бакиров белән киңәшләшеп, аның исеменнән язган идем. Табигатьнең шундый матур җиренә урнашкан Чөгәнә авылына юньле юл булмау мине күптәннән борчып килде. Бу авыл үләргә аяк сузганнардан...
-
Яшьләр йорт сала
"Авыл хуҗалыгы кредиты" программасы ярдәмендә быел 30дан артык гаилә яңа елны яңа йортта каршыларга җыена. Яңа елны көтмичә, бүген үк күченеп, яңа нигезләрендә Коръән ашы уздыручы гаиләләр дә бар. Кайсы ягы белән отышлы соң ул "Авыл хуҗалыгы кредиты"? Аны алырга теләгән һәркемнең дә моңа хокукы бармы һәм мөмкинлеге җитәрлекме? Гомумән,...
-
Гөрләп торыр синең урамың
Гөрләп торыр синең урамың... Сагышланма, авыл, килер бер көн, Булыр яңа мәктәп, кибетең. Амбарыңда күпләп ашлык кибәр, Фермаларың тулы бер бөтен. Сагышланма, авыл, килер бер көн, Гөрләп торыр синең урамың. Ишетелер бар җиһанга синең Шат авазлы бәхет тулы даның. Туган авылым Тыңламаска багышланган бу шигырем тулысы белән "Актаныш таңнары" газетасының...
-
Ал тасмалар киселде
Узган атнада район җирлегендә 2 яңа бина куллануга тапшырылды. Куян авылындагы заманча технологияләр белән төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты һәм Тыңламас авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктын, мәдәният йортын бер түбә астына керткән Җәмәгать үзәге үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде.
-
Озын юлның кыскасы
Октябрьнең тәүге көнендә Актанышның 57 нче бистәсе белән Баян Дәүләтов урамын тоташтырып, ерак араларны якынайткан юлны ачу тантанасы узды. Дөресен әйтергә кирәк, күпләр өчен зур бүләк ул. "Актаныш юллары" оешмасы тарафыннан түшәлгән 1850 метр озынлыктагы асфальт юл 57 нче бистәне район үзәгенә 6 километрга якынайтты. Биредә эшләр 2011 елның җәендә...
-
1 млн.476,9 мең кв. метр торак тапшырылган
21 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 1 млн.476,9 мең кв. метр торак тапшырылган, бу еллык планның 59,6 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Бу вакытка районда торак төзеп тапшыру планы 78,2...
-
Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин килде
Республиканың тузган торак программасы аша районыбызның Киров авылындагы күп фатирлы иске йортлар сүтелеп, алар урынында шул ук урында, шул ук мәйданда өр-яңалары төзелде. Бирегә Казаннан ТР Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин килде. 6 бәхетле гаиләгә шушы йортлардан фатир ачкычлары тапшырылды. Әлеге тантанада район башлыгы Энгель Нәвап улы...
-
Яңалыклар каршы алды
Тирә-юнебезгә күз салсак, ничек матур безнең табигатебез! Җиһаныбызга көз үзенең алтын яфраклары белән аяк басты. Сентябрь ае ахырына якынлашса да, 1 сентябрь көнне нинди хис-кичерешләрем белән мәктәпкә барганны бүгенгедәй хәтерлим. Көн кояшлы. Без, укучылар, каникулда ял итеп, яңа көч-дәрт җыеп, яңадан-яңа хис-кичерешләр белән, күпне белергә, яхшы укырга килдек. Бер ел...
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 ел өчен капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 ел өчен капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды, дип яза "Татар-информ" агентлыгы. "Киләсе ел программасын раслау өчен бернинди проблема юк. Иң мөһиме: күләме быелгыдан аз булырга тиеш түгел. Төп программаны кабул итү зарур. Өстәмә акча булса, аны киңәйтәчәкбез, -дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы торак төзелеше...
-
2013 елда капиталь ремонт
2013 елда капиталь ремонт үткәреләчәкләр исемлегенә Мари Суыксу, Күҗәкә, Актанышның 2 нче мәктәпләре керә. Кайсы уку йортына нинди күләмдә ремонт кирәк, күпме акча таләп ителә - бүген шуларны исәпләп бетерү өстендә эш бара.