Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Доступная среда” программасы
Утыз ел һәм аннан да элегрәк салынган мәктәп биналары Татарстан Президенты башлангычы белән кабул ителгән программа нигезендә ремонтлана. Әлеге программага быел Актанышның 1 нче урта һәм Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәпләре кертелде. Район башлыгы Э.Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия әлеге мәктәпләрне карады, кабул итте. Комиссия составында район башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Асфальтны да күрергә язсын
Менә ямьле җәйнең дә соңгы аена аяк бастык. Әле генә җәй җитә дип йөргән идек, кай арада үтеп тә бара. Безнең Яңа Әлем авылында быел семинар булгач, җәйнең һәр көне эш белән, өмәләр белән тыгыз үрелеп барганлыктан, болай да вакытны җиткереп булмады. Семинар дип зарланып йөрсәк тә, авылыбыз урамнары чистарып,...
-
30 фатирлы өй тапшырасы бар
Торак йортлар төзү юнәлешендә, район буенча еллык планның 52%ы үтәлгән, барысы 8572 кв.м торак тапшырылган. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 27 шәхси йорт ияләрен тапкан. Ел ахырына кадәр ветераннарга тагын 44 шәхси йорт, район үзәгендә Ленин проспекты, 13а адресы буенча төзелеп килүче 30 фатирлы өй тапшырасы бар.
-
Өй салып бетерү өчен – ташламалы кредит
Йорт салган кеше үз чамасын үзе генә белә дисәләр дә, федераль программалар аша аларның мәнфәгатен дәүләт тә кайгыртып тора. Еллык 7 процентлы кредит барлыгын беләсезме икән? Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевтан без нәкъ шул хакта белештек. -"Авыл хуҗалыгы кредиты" программасы буенча 40 гаиләне ТР Дәүләт торак фондының 2012...
-
17 миллион сум
17 миллион сум. Үзәктәге Ленин урамына яңа асфальт түшәүгә шушы суммадагы акча тотылган. Яңартылган урамның гомуми озынлыгы 1 км. 600 метр тәшкил итә. "Татавтодорстрой" ААҖ әлеге эшне, ялларны да санамаганда, җәмгысы 14 көндә башкарып чыкты. Оешма тарафыннан, шактый гына таушалган Шәрип, Әҗәкүл- Куян, Пучы авыллары яны юллары да сыйфатлы итеп...
-
Видеоконференция
Татарстанда 30 июньгә 1 миллион 33,9 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 41,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта республикада узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Торак төзелеше һәм аны сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны аварияле...
-
Күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү
Күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча быелга расланган программага Актанышның Тынычлык урамындагы 34, 35, 36 нчы күпфатирлы йортлары кертелде. Ремонт эшләре апрельдә башланып, июньдә төгәлләнергә тиеш иде. Шушы көннәрдә алар, ремонтланып бетеп, Яр Чаллы шәһәре торак инспекциясенең соңгы кат сынавын үттеләр. 34 нче йортны Ренат Гайнуллин җитәкчелегендәге "Теплолюкс", 35 нчесен...
-
Универсаль спортзал төзелә
Актанышта универсаль спортзал төзелә башлады. Ә чаңгы базасын шушы көннәрдә тапшырырга җыеналар.
-
Тимер юл магистрале төзелешен башлауга 100 ел
Кама елгасының сулъяк ярында тимер юл магистрале төзелешен башлауга 100 ел. Магистраль Екатеринбургка таба сузыла. Кама елга пароходчылыгы буксирлары 1912 елда Бутыш рельсы җирлегенә рельслар, цемент һәм төзелеш материаллары ташыйлар. Юбилей датасы уңаеннан Тимерюлчылар көне уңаеннан 5 августта Кама станциясендә тантаналы чара оештырылачак, дип хәбәр итте
-
Капиталь ремонт
Күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы Татарстанда 63 процентка үтәлгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Бу хактагы сөйләшү 9 июнь көнне ТР Министрлар Кабинетында узды. Әлеге видеоконференцияне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, подряд оешмалары тарафыннан 2 миллиард 725 сумлык эш башкарылган...
-
Изге Болгар җыены
10 июньдә Изге Болгар җыены узды, һәм әлеге борынгы шәһәр җирендә Ак мәчет комплексы ачылды. Тантаналы чарада республика Президенты Р.Н.Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев һәм бик күп танылган шәхесләр, дин әһелләре, дин тотучылар катнашты. Район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район ветераннар советы рәисе М.М.Сәетов, Руслан хәзрәт Мортазин, Ләес хәзрәт Галләм һәм башка якташларыбыз...
-
1 нче мәктәп 100 еллыгына купшылана
Актанышның 1 нче мәктәбе 100 яшьлек юбилеен көязләнеп каршылый. Татарстан мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә кертелгәч елмайды аңа бу бәхет. Кышын башланып киткән ремонт яңа уку елын яңартылган яңа мәктәптә каршыларга мөмкинлек бирәчәк. Программа 2012-2014 елларга планлаштырылган. Аның нигезендә 753 белем бирү учреждениесен яңарту ниятләнә. Быелгы планга безнең районнан Актанышның...
-
Төзелештә
5 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак (шул исәптән социаль ипотека программасы буенча) төзү һәм файдалануга тапшыру, гражданнарны җимерелергә торган торак фондыннан күчерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре буенча видеоконференция булды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. ТР төзелеш, архитектура һәм...
-
Төзелешне һәм финанслауны – бергә
Татарстанда ремонт ясаласы йортларның 98 процентына капиталь ремонт ясала башлады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерүнең яхшы гына башлануын искәртеп, шушы темпны киметмәскә кушты. Төп доклад белән чыгыш ясаган төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, быел капиталь төзекләндерү...
-
Өмәгә чакырабыз
Авылыбыз Түбән Гәрәй авылы ямьле урында урнашкан, көннән-көн матурлана. Борчыган мәсьәләбез дә бар. Зират ихатасын төзекләндерәсе бар. Шул максаттан авылдашлар белән киңәшләшеп, материал алу өчен акча җыйнадык. Битараф калучылар булмады диярлек. Бүгенге көндә 45000 сум акча җыйналды, өлешчә материал кайтартылды. "Агыйдел" нефть кудыру станциясе җитәкчесе Илсур Фәрих улы Шәрипов ярдәме...