Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
Төзелештә
5 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак (шул исәптән социаль ипотека программасы буенча) төзү һәм файдалануга тапшыру, гражданнарны җимерелергә торган торак фондыннан күчерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре буенча видеоконференция булды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. ТР төзелеш, архитектура һәм...
-
Төзелешне һәм финанслауны – бергә
Татарстанда ремонт ясаласы йортларның 98 процентына капиталь ремонт ясала башлады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерүнең яхшы гына башлануын искәртеп, шушы темпны киметмәскә кушты. Төп доклад белән чыгыш ясаган төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, быел капиталь төзекләндерү...
-
Өмәгә чакырабыз
Авылыбыз Түбән Гәрәй авылы ямьле урында урнашкан, көннән-көн матурлана. Борчыган мәсьәләбез дә бар. Зират ихатасын төзекләндерәсе бар. Шул максаттан авылдашлар белән киңәшләшеп, материал алу өчен акча җыйнадык. Битараф калучылар булмады диярлек. Бүгенге көндә 45000 сум акча җыйналды, өлешчә материал кайтартылды. "Агыйдел" нефть кудыру станциясе җитәкчесе Илсур Фәрих улы Шәрипов ярдәме...
-
Бөек Ватан сугышы ветераны
Татарстанда 17 159 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә кертелгән, 15636 ветеран субсидия алган, 14819 ветеран тораклы булган.
-
Видеоконференция
Төзелеш һәм торак тапшыру буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары игътибарын яңа йортларга җәлеп итү бурычын куйды. Республика районнарында ветераннар фатирларны икенчел торак базарыннан сайлый, чөнки арзанрак. Ә кемдер балаларына якын булу өчен шәһәрдән икенчел торак сатып ала. Президент муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм...
-
“ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”
Республика районнары белән берлектә үткәрелгән видеоконференциянең чираттагысы "ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында"гы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыруда күп фатирлы йортларны һәм мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләренә багышланды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге әлеге сөйләшү су басу мәсьәләсеннән башланды. Республикада килеп туган...
-
598,8 мең квадрат метр торак сафка бастырган
Татарстан төзүчеләре беренче кварталда еллык биремнең 25 проценты күләмендә яки 598,8 мең квадрат метр торак сафка бастырган. Бу ТР Министрлар Кабинетында булып узган видеоконференциядә әйтелде.Күпфатирлы инвестицион торак төзелеше программасы хакында сөйләгәндә, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-төзелеш министры Ирек Фәйзуллин калган 90 күпфатирлы торак йортның 41 е - югары, 32 се...
-
Мәктәпләрдә капиталь ремонт
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшли башлаган программа нигезендә безнең районда Актанышның 1нче һәм Яңа Әлем мәктәпләре төзекләндерелә. Язгы яңгырлар башланганчы, дип, иң элек мәктәпләрнең түбәләрен яңартып ябуга керештеләр. Актанышта моның белән "Газстройсервис", Яңа Әлемдә исә "Теплолюкс плюс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре шөгыльләнә. Балалар каникулларга үз вакытында чыгачак, 23 март - 1...
-
Коммуналь хезмәтләр
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне интернет аша башкаручылар саны арта. Моның өчен uslugi.tatar.ru сайтына керергә кирәк. Тиешле сылтамалар буенча үзегезнең кабинетны булдыру зарур. Моның өчен түләүченең исем-фамилиясе, тору адресы кертелә. Бу операция тик бер тапкыр эшләнә, яңадан логин һәм пароль генә җыела. Соңыннан лицевой счет номеры һәм түләнергә тиешле сумма кертелә....
-
Торак төзелеше игътибар үзәгендә
ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсе республикада торак төзелеше һәм торакны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланды. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 10 мартка Татарстанда социаль ипотека буенча 1774 фатирга исәпләнгән 38 торак йорт сафка бастырылган. Февраль аена планлаштырылган дүрт йортның барысы...
-
Мәктәпләрдә капиталь ремонт
Мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарыласы эшләр исемлегенә, ТР Президенты Р.Миңнеханов йөкләмәсе һәм ТР Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча, бүлмәара ишекләрне алыштыру, мәктәпнең санитар узелларын ремонтлау да өстәлде. Шул рәвешле, капиталь ремонтта 6 төр эш каралган: мәктәп түбәләрен, тәрәзәләрен, ишекләрен алыштыру, инженерлык челтәрләрне, мәктәпкә керү урыннарын, санитар узелларны тиешле дәрәҗәгә китерү.
-
Үзгәрешләр керде
2012 елның 1 гыйнварыннан биналарны, корылмаларны, тәмамланмаган төзелеш объектлары биналарын дәүләт исәбенә алуның яңа тәртибе гамәлгә керде. Ул Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 577 санлы боерыгы белән 2011 елның 14 октябрендә расланган иде. Башка пилот регионнары исәбендә Татарстан Республикасы да, яңа технологияләрне үзләштерү өчен, старт мәйданчыгы буларак билгеләнде. 2012 елның гыйнварыннан...
-
Капиталь ремонт эшләре
Татарстанның 17 районындагы 145 йортта капиталь ремонт эшләре башланган. Бу хакта 4 февраль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Министр белдерүенчә, 2012 елгы капиталь ремонт программасында гомуми мәйданы 5,33 млн. кв.м. булган 843 күпфатирлы йорт катнаша. 220,8 мең...
-
Республика төзелеше колачлы
2012 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 473 мең кв. метр булган күпфатирлы 117 йортны сафка бастыру ниятләнә. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 11 гыйнвар, 2012 2 (9647) санында
-
Еллык эшкә йомгак
Татарстан Республикасы 2011 елда торакны сафка бастыру буенча федераль үзәк алдындагы йөкләмәсен үтәп чыкты. Бу хакта 30 декабрь көнне торак төзелеше, аны сафка бастыру мәсьәләләренә багышлап уздырылган видеоконференциядә игълан ителде. Киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин...