Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
Металл конструкцияләр җитештерүче "Газстройсервис" оешмасы да “Актаныш” сәнәгать паркының резиденты (фотолар)
“Газстройсервис” оешмасының металл конструкцияләр җитештерү цехы бүген оешмалар һәм халык ихтыяҗларын үтәп, тулы куәткә эшли. Биредә металлдан ясалган механизмнарны буяу һәм киптерү буенча югары технологияле җиһазлар кулланыла.
-
Киров авылындагы сөт комбинаты 1000 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы төзиячәк (фотолар)
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлык вәкилләре белән Актаныш сөт комбинатында булды. Комбинат җитәкчелеге рәсми кунакларны сәнәгать оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды.
-
Актаныш районы аша узучы федераль юлга климат үзенчәлекләрен искә алып асфальт-бетон җәелде
Быел Татарстанда М-7 трассасының 30 километрга якын тузган өлешен төзекләндерделәр. Шулай итеп, М-7 трассасының Алабуга, Минзәлә һәм Актаныш районнарындагы өч участогы яңартылды.
-
Уразайдан Татар Ямалыга барганда игътибарлы булыгыз: олы юл Такталачык авылы эченнән уза
“Татавтодор” АҖ Минзәлә филиалы юл төзүчеләре, ниһаять, үзенең җимереклеге белән халыкның үзәгенә үткән юлны төзекләндерергә алынган.
-
БЕРДӘМЛЕКТӘ КӨЧ: Иске Әлем авылы халкы иртәнге җиләстә зират өмәсе оештырды
Иске Әлем авылы халкы зарланып, кул кушырып утыра торганнардан түгел. 21 август көнне авылдашлар алдан сөйләшеп, иртән иртүк, һава торышы артык эсселәнгәнче зират өмәсе оештырдылар.
-
ЧӘЧӘКЛЕ 37 ЙОРТ: Дүртенче подъезд алды башкаларга үрнәк
Шәхси йортларда чәчәк үстерүчеләрдән күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә калышмый.
-
Чишмә авылының Җиңү паркы һәрвакыт пөхтәлек үрнәге
Районыбыз авылларына барган саен үзәктәге парклар, аларның пөхтәлеге, каралган булуы күзгә ташлана. Чишмә авылының Җиңү паркы кайчан килсәк тә һәрвакыт матур, чәчәк-гөлләргә күмелгән. Хәзер биредә балалар мәйданчыгы булдырылып, иң кирәкле җиһазлар куелды.
-
ГӨЛЛӘР КОЯШКА ҮРЕЛӘ: Теләкәй мәктәбе ишегалды шау чәчәктә (фотолар)
Райондашларыбыз матурлыкка мөкиббән. Кайчандыр "Өй алдыбыз-гөлбакча" кебек районкүләм конкурсларда җиңүчеләрне барлап чәчәк үстерүчеләрне ачыклый идек. Хәзер исә һәркем өй каршын, бакчаларын чәчәк-гөлләргә күмә, бәйге өчен түгел, күңел, йөрәк кушканга.
-
КҮРЕГЕЗ ӘЛЕ, НИНДИ МАТУРЛЫК: Такталачыктагы мәктәпләрнең чәчәклеге бу
Авылның инстаграм аккаунтында мәгариф оешмаларының чәчәклеге турында язалар:
-
Актанышта районкүләм өмә: авылны чистартуда өлеш керттегезме?(фотолар)
Бүген Актанышта өмә- районның оешма-предприятие коллективлары үзләре эшләгән биналарның тирә-ягын һәм билгеләнгән участокларны чистарта.
-
ЯҢА ӘЛЕМ АВЫЛЫ ЯНЫННАН УЗУЧЫ ЮЛ ЯКТЫРТЫЛА (фотолар)
Актаныштан Мөслимгә баручы юлның Яңа Әлемгә авылы янында төзелеш эшләре башкарылганын юлчылар игътибар итми калмагандыр.
-
ГӨЛЛӘР КОЯШКА ҮРЕЛӘ: Актанышның беренче санлы мәктәбен асма гөлләр бизи
Актанышның беренче санлы мәктәбе ишек алдын җете чәчәклекләр бизи. Кызыл, ак петунияләр, сары бәрхет чәчәкләр бер-берсен тулыландырып милли бизәкләр хасил итә.
-
ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА- ЧӘЧӘКЛӘР АРАСЫНДА(фотолар)
Район оешмалары әйләнә-тирәбезнең чисталыгы һәм матурлыгы өчен үзләреннән зур өлеш кертә. Шул исәптән мәдәният хезмәткәрләре дә.
-
ГҮЗӘЛЛЕК ЯНӘШӘДӘ: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫ ШАУ ЧӘЧӘКТӘ
Техникум территориясе бүген аллы - гөлле чәчәкләр патшалыгын хәтерләтә. Күз явын алырлык матурлык биредә. Нәркизә ФАТЫЙХОВА
-
ИРТӘГӘ, 15 ИЮЛЬ КӨННЕ ГАЗ БИРҮ ВАКЫТЛЫЧА АЕРЫЛАЧАК
Иртәгә, 15 июль көнне 9:00 сәг. 17:00 сәгатькә кадәр капиталь төзекләндерү эшләре барышында түбәндәге йортларда газ аерылып торачак: