Без чын мәгънәсендә бердәм илгә әйләндек
РФ Дәүләт Думасы 30 мең төрле санкция шартларында Россия, Татарстан һәм Актанышның үсеше өчен законнар базасын булдырды. Сигезенче чакырылыш парламент эшчәнлегенә нәтиҗәне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина ясый.
Законнар Мәскәүдә
кабул ителә,
алар – төбәкләрдәге
халык өчен
– Әлфия Гомәровна, күптән түгел Россия Дәүләт Думасының сигезенче чакырылышының соңгы утырышы узды. Парламент эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре нинди?
– Соңгы елларда Россиягә күп кенә сынаулар килде: пандемия кризисы, моңарчы күрелмәгән санкцияләр, логистика чылбырларының өзелүе... Әмма бу елларның иң мөһим нәтиҗәсе – без барыбыз да төп максат – киләчәктәге Җиңү өчен Президентыбыз Владимир Владимирович Путин тирәсенә берләштек һәм чын мәгънәсендә бердәм илгә әйләндек. Минемчә, сез дә моны тоясыз.
Дәүләт Думасы үз көчен илнең оборона сәләтен тәэмин итүгә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә, гражданнар алдындагы барлык бурычларны үтәүгә, ил икътисадын һәм эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтте.
Якынча 3000 федераль закон кабул ителде, аларның 40 процентка якыны социаль юнәлештә. Әлбәттә, федераль законнар Мәскәүдә кабул ителә, әмма алар төбәкләрдә яшәүче кешеләр мәнфәгатьләре өчен эшләнә.
– Кануннар арасында, Сезнеңчә, иң мөһимнәре кайсылары?
– Һәр өлкәдә андый законнар бик күп. Мин иң мөһимнәрен генә атап китим. Ел саен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак итеп ана капиталы, социаль түләүләр һәм иминият пенсияләре индексацияләнде. Ниһаять, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү дә яңадан торгызылды. Райондагы сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре бу хакта бездән ничә тапкыр сорады бит!
Соңгы биш елда минималь хезмәт хакы күләме ике тапкырдан да күбрәккә артты һәм яшәү минимумыннан шактый югары булды. Бу бюджет өлкәсендә эшләүче 4,6 миллион кешенең тормышына уңай йогынты ясады.
Законсыз миграциягә каршы тору өчен 32 закон кабул ителде.
Иң мөһиме – Дәүләт Думасы яңа проблемаларга оператив җавап бирергә тырышты. Ягулык белән бәйле кыенлыклар килеп чыкты – законнарга
үзгәрешләр кичекмәстән әзерләнде. Хәзер хәлнең җайга салынуын күрәм: автозаправкалардагы чиратлар кимеде, ягулык бар.
Барыбыз да
бер сафка бастык
– Махсус хәрби операция темасы һәрберебезне борчый. Дәүләт Думасы МХОда катнашучыларга нинди закон үзгәрешләре белән ярдәм күрсәтте?
– Бу юнәлештә 183 закон кабул ителде. Ул Оборона министрлыгы һәм төбәкләр белән берлектә башкарылган катлаулы һәм бик җентекле эш булды.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кредит каникуллары кертелде, торак-коммуналь хезмәтләр өчен пеня исәпләүгә мораторий кертелде, барлык социаль түләүләр башкарма производстволар кысаларында түләтүдән якланды.
Хәрбигә һәм аның ике туганына хәрби-табиблык комиссиясе уздырыла торган урынга бару һәм кире кайту өчен бушлай юл йөрү мөмкинлеге бирелде. Әйткәндәй, бу үтенечне безнең шефлыктагы 430 нчы Гвардия полкы хәрбиләре аларга чираттагы гуманитар йөкне илткән вакытта җиткергән иде.
Махсус операция ветераннарына икенче урта һөнәри белемне бушлай алу хокукы бирелде, аларга һәм балаларына югары уку йортларына кергәндә махсус шартлар каралды.
Алгы сызыктагы хәрбиләребез белән сөйләшкәндә һәрвакыт бу теманы күтәрәм. Алар ярдәм чараларының бүген дә актуаль һәм сизелерлек булуын раслый. Егетләр һәркемнең киләчәк Җиңүгә үз өлешен кертүен тоя. Барыбыз да бер сафка бастык.
– Ә икътисад белән эшләр ничек? Аннан башка җиңүгә ирешү дә кыен бит.
– Сезнең белән килешәм. Фронттагы җиңү тылдагы җиңү белән генә мөмкин. Ташламалы кредитлар, субсидияләр, салымнарны киметү рәвешендәге дәүләт ярдәме беренче чиратта өстенлекле тармакларга юнәлтелде: хәрби-сәнәгать комплексына, эшкәртү сәнәгатенә, авыл хуҗалыгына, технология компанияләренә, IT, туризм, креатив индустрияләргә, җәмәгать туклануы һәм башка өлкәләргә кагыла.
Мәсәлән, эшкуарлар өчен ташламалы салым турында законнар кабул ителде. Эшкәртү һәм югары технологияле тармакларда иминият кертемнәре тарифлары дүрт тапкыр – 30 проценттан 7,6 процентка кадәр киметелде, ә калганнары өчен ике тапкыр азайтылды. Зонтик гарантияләр, бер шәһәргә бәйле торак пунктларда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү турында законнар кабул ителде. Дәүләт сатып алуларына керү мөмкинлеге киңәйтелде.
Дәүләт Думасына бизнеска административ басымны һәм эшкуарларны нигезсез җинаять җаваплылыгына тарту очракларын шактый киметүгә ирешү дә насыйп булды.
Форсаттан файдаланып, авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә, ил тарихындагы күләме буенча өченче урындагы ашлык уңышы – 144,6 миллион тонна бөртеклеләр җыйнап алынды. Россия үзен тулысынча икмәк, шикәр, үсемлек мае, ит һәм ит продукциясе, балык белән тәэмин итә. Сезгә зур рәхмәт!
Кешеләр – иң мөһиме
– Икътисад үзен ышанычлы хис итсә, барлык дәрәҗәдәге бюджетлар да үсә. Ә бу акчалар, шул исәптән, гаиләләр һәм балалар турында кайгыртуга да тотыла, шулаймы?
– Сез хаклы – дәүләт акчаларының шактый өлеше шушы максатларга юнәлтелә. 2026–2028 елга кабул ителгән федераль бюджет турындагы закон нигезендә Россиянең балаларга бәйле чыгымының гомуми күләме 10 триллион сумнан артып китәчәк.
Кабул ителгән карарлар арасында иң мөһиме – моңа кадәр аерым-аерым гамәлдә булган ярдәм чаралары беренче тапкыр бала туганнан алып балигъ булганчыга кадәр бердәм ярдәм системасына берләштерелде.
Ана капиталы инфляция дәрәҗәсеннән югарырак темп белән арта – бүген аның күләме миллион сумга якын.
Балалар өчен салым чигерүе ике тапкыр арттырылды.
Бала туганнан алып 17 яшькә кадәр бирелә торган бердәм пособие кертелде, һәм ул тулысынча финансланды.
Студент кызларга йөклелек һәм бала табу буенча түләүләр биш тапкыр артты.
Беренче тапкыр яшь әнигә, балага яшь ярым тулганчы эшкә чыгарга карар иткән очракта да, бала карау буенча пособие сакланып кала.
Гомумән, ил буенча 7 миллионнан артык мәктәп укучысы бюджет хисабына бушлай туклана. Беләсезме, парламент контроле кысаларында мәктәпләрне һәм ашханәләрне капиталь ремонтлау эшләрен тикшергәндә, мин һәрвакыт балалардан: “Ашаган ризыклар ошыймы?” – дип сорыйм. Яшь актанышлылар бертавыштан: «Бик ошый», – дип җавап бирә.
Төбәкләр үтенече буенча балаларны вейп, газлы товар, энергетик эчемлек һәм треш-стримнардан саклау юнәлешендә эш дәвам итә.
Һәр федераль законның Татарстан һәм аның халкы үсешенә хезмәт итүенә ирешү мөһим
– Законнар кешеләр өчен конкрет нәтиҗәләргә әйләнергә, тормыш сыйфатын яхшыртуга китерергә тиеш. Килешәсезме?
– Сез нәкъ республика Рәисенең сүзләрен кабатлыйсыз! Рөстәм Нургали улы: «Яхшы федераль законнар кабул итү генә җитми, һәр закон һәм милли проектның Татарстан һәм аның халкы үсешенә хезмәт итүенә ирешү мөһим», – ди. Миңа нәкъ шундый караш якын.
Беләсезме, Татарстанда бу эш җайга салынган: һәр дәүләт программасы, һәр проект өчен федераль парламентның конкрет депутаты җаваплы итеп билгеләнгән. Минем җаваплылык өлкәсенә төбәк икътисады, сәнәгать, бер шәһәргә бәйле торак пунктлар, кече бизнес керә – барлыгы 10 программа.
Бу юнәлешләр буенча соңгы елларда федераль бюджеттан сәнәгатьне үстерү программасы кысаларында 450 миллиард сумнан артык, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм өчен якынча 110 миллиард сум, бер шәһәргә бәйле торак пунктларны үстерүгә 8,6 миллиард сум акча җәлеп ителде.
Татарстан икътисадта да, социаль өлкәдә дә алга киткән темплар белән үсә. Соңгы елларда федераль һәм республика акчалары хисабына 30 меңнән артык социаль объект төзелде, капиталь ремонтланды һәм төзекләндерелде.
– Бу – гаять зур күләмдәге эш. Ә Актаныш районында нинди үзгәрешләр күрәсез?
– Соңгы биш елда актанышлылар сөенеп каршы алган йөзләгән объект төзелде, капиталь ремонтланды һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителде.
Үзәк район хастаханәсен реконструкцияләү аеруча масштаблы һәм күптән көтелгән эш булды. Стационар, кабул итү-диагностика бүлеге, сөт кухнясы яңартылды. Яңа янгын сүндерү депосы, Иске Байсар авылында башкарма комитет бинасы, футбол манежы һәм спорт мәйданчыклары
барлыкка килде.
Актанышта Иске Идел ял паркы яңа төскә керде, «Безнең ишегалды» программасы буенча дистәләгән территория төзекләндерелде. Яңа фельдшер-
акушерлык пунктлары төзелде, булганнары капиталь ремонтланды, юллар төзекләндерелде.
Социаль әһәмияткә ия
объектлар белән генә чикләнмичә, бик нечкә һәм кискен мәсьәләләрне дә хәл итүгә ирешелде. Шуларның берсе аеруча истә калган – 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән биш күпбалалы әтине гаиләләренә кайтару мөмкин булды.
Болар барысы да җәмгыять, бизнес һәм хакимиятнең бердәм команда булып эшләве нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Форсаттан файдаланып, үземнең сайлау округымда яшәүчеләргә, шәһәр һәм район җитәкчеләренә, республика Хөкүмәтенә уртак хезмәттәшлек өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә!
Әлбәттә, тормыш безнең алдыбызга даими рәвештә яңа сынаулар куя, һәм аларга җавап табарга кирәк.
Иң мөһиме – илебездә тынычлык урнашсын, ә безнең туганнарыбыз, абыйларыбыз һәм энеләребез Җиңү белән тизрәк өйләренә кайтсын!
Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирде.
Ил буенча 7 миллионнан артык мәктәп укучысы бюджет хисабына туклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев