Тал бөресе, тал бөресе, тал бөресе талларда...
Тал чәчәк аткан - песи чыгарган. Ә сез тал песиен күрдегезме әле быел?
Елгаларда сулар ташый, көннән-көн кояш ныграк җылыта. Һавада яз исе. Елга буйларына, урамнарга, бакчаларга ямь биреп тал песи чыгара. Бу кечкенә генә аксыл йомшак бөреләр — язның иң беренче бүләге. Алар- көч, яшәү теләге һәм өмет символы. Йомшак, мамык сыман песиләр күңелгә тынычлык, йөзгә елмаю алып килә.
Риваятьләр һәм ышанулар
Борынгы заманнардан ук песи чыгарган тал көчле саклау сәләтенә ия дип санала. Аны авырулардан, яман күздән саклый дип ышанганнар. Язгы бәйрәмнәрдә рус халкында бер-береңә тал ботагы белән сугып: «Мин түгел, ә бәйрәм (верба) суга», — дип, дәү әниләр саулык теләгән. Тал ботакларын өйләрнең почмакларына элеп куйганнар — бу өйне бәла-казалардан саклый, дип ышанганнар.
Христиан динендә тал аерым урын алып тора. Зур бәйрәм — Пасхага атна кала, «Вербное воскресенье» дип аталган көндә, дин тотучылар чиркәүгә тал ботаклары алып баралар. Изге су белән бөркелгән ботакларны «кадерле ботаклар» дип, бер ел буе саклыйлар. Алар өйгә бәхет, тынычлык һәм иминлек алып килә дип ышаныла.
Үткәннәрдән килгән кайтаваз
Тал ботагы — табигатьнең уянуы, борынгыларның табигатькә сакчыл карашы да. Аның ботакларын өйдә саклау, чиркәүдә изгеләштерү гадәте — еллар дәвамында сакланган кыйммәтле мирас. Бу ботакларны ярты елга кадәр саклап, авырган йорт хайваннарына биргәннәр, басу-кырларга чәчеп, уңыш теләгәннәр.
Тормышта куллану
Тал агачы бабаларыбызга хуҗалыкта ярдәм иткән. Аның эре ботакларын терәк буларак кулланганнар, ә икеләтә эшкәрткәч, чыбыктан төрле әйберләр — кәрзиннәр, каз оялары үрергә мөмкин булган. Тал кайрысыннан төнәтмә ясап, авыруларны дәвалаганнар.
Хәзер тал безнең паркларны, бакчаларны, ял итү урыннарын бизәүче матур агачларның берсе. Аның матур төстәге яфраклары, камил формада үсеп, яз көне иң гүзәл бизәк булып тора. Иң таралган төрләре: ак тал, чыршы яфраклы тал, бөдрә тал һәм башкалар.
Талның серле көченә ышанып, хәзерге көндә дә күпләр аны үз бакчаларында үстерә. Ул бик тиз үсә, язгы салкыннардан курыкмый. Аны кичү яки су буйларыннан табарга була. Кечкенә генә ботагы үзе белән яз алып килә, күңелләргә шатлык өсти.
Җомга
Татар халык жыры
Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда.
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?
Сандугачым, очасыңмы?
Кипте инде күлләрең.
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.
Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын.
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.
Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана.
Басып сайрар талы сынса,
Сандугач та моңлана..
Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде?
Син булмагач, күңелемне
Кемнәр юатыр инде?
Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үлгәндә дә,
Гүрләргә кергәндә дә!
ТАЛ ПЕСИЕ
Рәшит Әхмәтов сүзләре,
Фасил Әхмәтов музыкасы.
Тәрәз аша карале,
Тышта ап-ак кар әле.
Тал песие чәчәкле,
Алтын-көмеш бизәкле.
Кояшның шаян нуры,
Карый аңа туп-туры.
Әле тышта яз түгел,
Каян килгән мондый гөл?
Тышта ап-ак кар әле,
Суык көннәр бар әле.
Ә тал песие көлә,
Димәк инде яз килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев