10 апрель 2026 яңалыклары
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сирена яңгыраганда нәрсә эшләргә икәнен искәрттеләр
Татарстан халкына сирена тавышы яңгыраганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
-
Актаныш технология техникумында «Үз һөнәренең осталары» конкурсы уза
Чара «Киләчәккә адым» фестивале кысаларында оештырылды.
-
«Тәмле юл билгесе» бәйгесе: балалар һәм ата-аналар иҗатта берләште
«Тылсым» балалар бакчасында өченче ел рәттән уздырылган «Тәмле юл билгесе» бәйгесе быел да зур кызыксыну уятты. Чарада ата-аналар белән балалар бергәләп катнашып, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне иҗади форматта дәвам иттеләр.
-
Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча илдә беренче тапкыр Космос атналыгы уза
Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча, 6–12 апрель көннәрендә илебездә беренче тапкыр Космос атналыгы уза. Ул бөтен ил буйлап меңнән артык вакыйганы үз эченә алачак. Космос атналыгы чаралары Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Актанышның беренче санлы мәктәбендә инде чаралар үткәрелә башлады. Мәсәлән, 1, 3, 5, 8, 9, 10 сыйныфларда һәм мәктәпнең Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә «Мөһим әңгәмәләр» сыйныф сәгате космонавтика темасына багышланды.
-
В Татарстане стартовал конкурс чтецов «Зёрна поэзии»
Стартовал приём заявок на конкурс чтецов «Зёрна поэзии». Организатором конкурса является «КОМОС ГРУПП», партнёрами конкурса выступают Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан, Министерство по делам молодёжи Республики Татарстан, Региональная общественная организация «Аграрное молодёжное объединение Республики Татарстан».
-
Актанышта «XXI гасыр Кулибиннары» республикакүләм яшь уйлап табучылар олимпиадасының муниципаль этабы уза
Бүген, 10 апрельдә Балалар иҗат үзәгендә «XXI гасыр Кулибиннары» республикакүләм яшь уйлап табучылар олимпиадасының муниципаль этабы уза.
-
Тал бөресе, тал бөресе, тал бөресе талларда...
Тал чәчәк аткан - песи чыгарган. Ә сез тал песиен күрдегезме әле быел?
-
Җиңүгә илткән сукмаклар
11 февральдән 27 мартка кадәр Республика балалар иҗат үзәге тарафыннан Казан шәһәре Яңа Савин районының тышкы эшләр үзәге белән берлектә “Туган як сукмаклары” республикакүләм экологик квесты уздырылды.
-
Такталачык укучылары Менделеевскида узган бәйгедә уңышлы чыгыш ясады
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм остазлары Менделеевск шәһәрендә оештырылган II Республикакүләм «Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?» иҗади конкурсында катнашып, финалга чакыру алып, матур итеп чыгыш ясап, дипломнар, сертификатлар, истәлекле бүләкләр белән кайттылар.
-
Бөек Ватан сугышы чорында «хәбәрсез югалган» 30 якташыбыз турында яңа мәгълүматлар табылды (исемлек)
Илебез халкы Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршыларга әзерләнә. «Герой батырлыгын гаиләсенә кайтару» дип исемләнгән проектта катнашучылар 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында «хәбәрсез югалган» дип саналган, ләкин соңыннан яңадан ачыкланган 3000 кеше турында мәгълүмат ачыклады. Алар арасында Актаныш районында туып-үскән, яшәгән 30 якташыбыз турында да информация бар.
-
Кыяр – популяр бакча культурасы: Аны ничек һәм кайчан утыртырга?
Кыяр – иң популяр бакча культураларының берсе. Ул ачык туфракка да, җылы теплицаларда да үстерергә яраклы. Бу яшелчәне үстерү авыр түгел, ләкин билгеле бер кагыйдәләрне белергә һәм тәрбияләүнең кайбер нюансларын исәпкә алырга кирәк.
-
Татарстан лидерлар рәтендә: республика җыелма командасы «Профессионаллар» чемпионатын яулый
Бөтен Россия буенча «Профессионаллар» ярышларының йомгаклау төбәкара этабына старт бирелде. Ярышлар 32 төбәктә һәм илнең 15 эре корпорациясе мәйданчыкларында уза. Катнашучылар 390нан артык компетенция буенча көч сынаша — өлкәннәр дә, юниорлар да үз осталыкларын күрсәтә.
-
Райондашларыбыз “Эхо веков – без тарихта эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестиваленең зона этабында 2 урын алды
Түбән Кама шәһәрендә “Эхо веков – без тарихта эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестиваленең зона этабында 9 районнан килгән гаилә династияләре көч сынашты.
-
Сыйфатсыз техниканы кире кайтару кагыйдәләре үзгәрде
1 февральдән кулланучыларның хокукларын яклау турындагы канунда техник яктан тиешле булмаган сыйфаттагы катлаулы товарларны кире кайтаруга кагылышлы мөһим үзгәрешләр булды. Бу яңалыклар сатып алучыларга компенсацияләрне исәпләү тәртибенә сизелерлек йогынты ясый.