«Актаныш-информ» журналистлары «Ышаныч һәм Иминлек» республика конкурсы җиңүчеләре
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган “Ышаныч һәм иминлек”- “Доверие и безопасность” Республика конкурсына йомгак ясалды.
"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" журналистлары да әлеге тантанада катнашып хөрмәтләнделәр.
Басма матбугат чараларында "Юлларны саклагыз" номинациясендә "Актаныш таңнары" газетасы корреспонденты Рузилә Хәсәнова II урынга, "Актаныш" сайты мөхәррире Ләйсән Газизова III урынга лаек булды.
Коллегаларыбызны Татарстан Фәннәр академиясе президенты, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" республика дәүләт учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов белән Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов тәбрикләп диплом һәм Яңа 2025 ел символы булган сөйкемле елан йомшак уенчыклар тапшырдылар.
Рузилә Рифкать кызын һәм Ләйсән Глүс кызын җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев