Сез- Безнекеләр! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы ветераны Рәүхәт Салихҗанов Россия Федерациясенең «Авыл хуҗалыгындагы фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Актаныш районының Мактаулы гражданы Рәүхәт Салихҗанов Россия Федерациясенең «Авыл хуҗалыгындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнүен горурланып хәбәр итәбез.
-
Якташыбыз, «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында бер төркем күренекле шәхесләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында якташыбыз, «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллинның да булуы безнең өчен аеруча куанычлы.
-
Лилия Муллагалиева: «Халык артисты» исемлегендә син юк, диделәр»
Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева якыннары, дуслары, иҗатташ коллегалары белән 45 яшьлек юбилеен зурлап үткәрде. Җиләктәй чагы белән котлап, «Интертат.ру» электрон газетасы әңгәмә корды. Иң кызыгы – әлеге әңгәмәдә Лилия үзенең беркемгә дә әйтмәгән серен ачты.
-
Актанышлылар Россия-Белоруссия спартакиадасында җиңгән «Лачын» хоккей командасын тантаналы каршы алды
Бүгенге кояшлы иртә шатлыклы яңалыклардан башланды. «Лачын» хоккей командасы 9-14 октябрьдә Волгоград шәһәрендә мәктәп укучылары арасында уза торган «Олимпия өметләре» Союздаш дәүләт спартакиадасында катнашып бронза медальгә лаек булды. Актанышлылар- район җитәкчелеге, яшь хоккейчыларыбызның сыйныфташлары, әти-әниләре Россия- Белоруссия уенчылары бәйгесеннән уңышлар белән кайтучыларны район хакимияте каршында тантаналы төстә каршы алды.
-
Якташыбыз, Актаныш районы Бүләк авылы егетенең батырлыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Рәхмәт хаты килде
Батыр якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы, Актаныш районының Бүләк авылында туып үскән Даутов Илдар Җәмил улының 30 нчы аерым гвардия мотоукчылар бригадасы командирыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә Рәхмәт хаты алуын зур горурлык хисләре белән барлык райондашларга хәбәр итәбез.
-
Якташыбыз, яраткан табибәбез Чулпан Зәйнуллина: Ярдәмгә мохтаҗ кешегә мин булышырга һәрвакыт әзер
Якташыбыз, яраткан табибәбез, Актаныш кызы Чулпан Зәйнуллина турында «Реальное время» электрон газетасы тирән эчтәлекле язма әзерләде. Республика клиник хастаханәсендә эндокринология бүлеген җитәкләүче Чулпан Фирдәвис кызы Зәйнуллина ничек табиблык һөнәрен сайлавы, Актаныш үзәк хастаханәсендә тәүге хезмәт баскычлары һәм хәзерге көндәге эшчәнлеге турында сөйли. Шулай ук хәзерге чорда сәламәтлекне саклау буенча фикерләре белән уртаклаша.
-
Чаллыдагы Актаныш якташлык җәмгыяте республика бәйгесендә җиңде
Татарстан Республикасы көне алдыннан Казанда Муниципаль берәмлекләр советында иң яхшы якташлык җәмгыятьләрен бүләкләделәр.
-
«Ялкын»ның баш мөхәррире- Актаныш кызы Энҗе Габдуллина!
«Ялкын» журналы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде. Журналны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты, Актаныш кызы Энҗе Габдуллина җитәкләячәк.
-
Якташыбыз Илназ Фазуллин- «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире
Якташыбыз, әлегә кадәр «Ялкын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Илназ Фазуллин «Ватаным Татарстан» газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнде.
-
Пучы авылында яшәүче райондашыбыз МХОдәге егетләр янына Украинага барды
Игелек- җирдә ятмый.
-
Казан дәүләт аграр университетының Агротехнопаркын ачу тантанасында Актаныш укучыларын бүләкләделәр
Бүген Лаеш районында Казан дәүләт аграр университетының Агротехнопаркын ачу тантанасы узды.
-
Яңа Әлем юртагы Пермь өлкәсендә узган Россия чемпионатында җиңде
Яңа Әлем авылында яшәүче Денис Әхияров атчылык белән күптәннән һәм җитди шөгыльләнә. Ял көннәрендә Денис Пермь өлкәсендә юртаклар арасында уздырылган Россия чемпионатында җиңде, 4 яшьлек призлы юртак токымлы атлар арасындагы ярышта Пермьның иң зур «Дерби» бүләгенә лаек булды.
-
Ике фәннән 100 баллга БДИ тапшырган Актаныш гимназиясе укучысы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДИда ике фәннән - 200 балл һәм өч фәннән 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Әлеге истәлекле очрашуда математика (профиль) һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Айнур Гыйлаев та бар иде.
-
Мерәс авылында яшәүче 40 ел шофер булып эшләгән ветеранга 90 яшь
Бүген, 4 августта Мерәс авылында яшәүче Мөхәммәтнур Мөхәммәтдиновка 90 яшь. Мөхәммәтнур Мөхәммәтдин улы «Таулар» хуҗалыгында 40 ел шофер булып эшли. Уразай җирлегенең хөрмәтле ветеранын тәбрикләргә җитәкчеләр дә килде.
-
Уроженец Актанышского муниципального района - Харисов Рамзиль проходит практику на Минском тракторном заводе
Белорусские и Российские студенческие отряды сотрудничают уже много десятков лет. Среди многочисленных направлений, где трудится молодежь, есть и проект «Тракторостроитель-2024», в третий раз организованный на Минском тракторном заводе.