Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Актаныштагы Кыш бабайлар һәм Тройкалар парадында “Актаныш-информ” журналистлары да бүләкләнде

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызны Яңа ел бәйрәменә иң яхшы әзерләүчеләрне бүләкләгәндә, “Актаныш-информ” хезмәткәрләрен дә хөрмәтләде.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызны Яңа ел бәйрәменә  иң яхшы әзерләүчеләрне бүләкләгәндә, “Актаныш-информ” хезмәткәрләрен дә хөрмәтләде. “Актаныш-информ” мәгълүмат агентлыгы җитәкчесенең радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтовага Кулланучылар хокукларына яклау темасын яктырту буенча VIII конкурста актив катнашканы өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук бүләккә “Актаныш таңнары” газетасы корреспонденты Рузилә Хәсәнова лаек булды.

Татарстанда 2024нче ел Фәнни технологик үсеш елы дип игълан ителгәнлектән, ТР Фәннәр академиясе республика журналистлары арасында конкурс уздырган иде. Анда катнашып Әлфия Мөхәммәтова "Иң яхшы радиосюжет" номинациясендә II урын алды һәм премиягә лаек булды.

 

Коллегаларыбызны ихластан котлыйбыз. Җаваплы эшегез алга таба да татлы җимешләре белән сөендереп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев