Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

БӘХЕТЕМНЕ СИНДӘ ТАПТЫМ...

Түбән Кама шәһәрендә якташыбыз, Татарстан республикасының һәм Россиянең атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, Түбән Кама һәм районында 25 елдан артык Баш архитектор булып эшләгән, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге директоры, СССР, Россия һәм Татарстан Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россия субъектлары баш архитекторлар Советы әгъзасы, Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фирдавис Гайнетҗан улы Хановның архитектура өлкәсендә 45 еллык иҗади тормышына багышланган «Түбән Кама шәһәре — минем архитектура тормышымда» дип аталган шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы узган. Бу хакта безгә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге әгъзасы, Түбән Каманың 15 санлы «Чулпан» балалар бакчасы мөдире Лилия Гыймранова хәбәр итте. Күргәзмә турында ВКонтакте челтәрендә видеоязма да бар.


Күңелемә бик якын син,
И гүзәл Түбән Камам!
Мәйданнар, урамнарыңа
Сокланам, горурланам.
Газиз калам сине төзегәндә,
Күпләр кертте үзенең өлешен,
Син яшьлекнең матур бизәгедәй, 
Өлешемә тигән көмешем!

2023 елның 1 ноябрендә Түбән Каманың комплекслы шәһәр музеенда Татарстан республикасының һәм Россиянең атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, Түбән Кама һәм районында 25 елдан артык Баш архитектор булып эшләгән, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге директоры, СССР, Россия һәм Татарстан Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россия субъектлары баш архитекторлар Советы әгъзасы, Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фирдавис Гайнетҗан улы Хановның архитектура өлкәсендә 45 еллык иҗади тормышына багышланган «Түбән Кама шәһәре — минем архитектура тормышымда» дип аталган шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

 Килгән кунаклар күргәзмә залында тын гына музыка астында архитектура корылмалары һәм шәһәр халкының яраткан ял итү урыннары сурәтләнгән эшләр белән таныштылар. Архитектор Фирдәвис Ханов аларны Түбән Камада 45 ел яшәү дәверендә ясаган, иҗат иткән. Тантана электрон тактада видеопрезентация күрсәтеп, авторның кыскача хезмәт һәм иҗади биографиясе белән таныштырудан башланды.

 Чарада Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да катнашты. Фирдәвис Ханов Түбән Каманың бренды, ул ясаган архитектура объектлары районның алыштыргысыз бизәге булып тора. Сез — шәһәре-безнең горурлыгы, мин сезгә сәламәтлек, илһам һәм алга таба да Түбән Кама файдасына иҗат итүегезне, яшь архитекторларның остазы булуыгызны телим дип рәсми булмаган җылы сүзләр әйтеп сокланды.

Фирдәвис Гайнетҗан улының җиңел кулы белән 45 ел дәвамында шәһәрдә яңа матур биналар, микрорайоннар калкып чыга. Ул һәрвакыт һөнәри үсештә, үз-үзен камилләштерүдә, заман рухына җавап бирүче, ә кайчакта аннан да узып китүче яңа кыю проектларны тормышка ашыруда — иҗади шәхес. Җиңү монументы, Җәмигъ мәчете, Габдулла Тукай паркы, нефтехимиклар һәм шинчылар скверлары, «Кояшлы алан» паркы, Николай Лемаевка, Евгений Королевка, Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр, Олы Аты һәм Сименеево авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган һәйкәлләр, ГХАТ бинасы һәм «Теремок» нотариаль конторасы, Вахитов урамындагы Сбербанк, «Пальмира», «Ансат» сәүдә үзәкләре, «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы, 84 нче сериядәге торак йортларның фасадларын декоратив бизәү, Изге Чишмә, Әхсән Фәтхетдинов музее һәм Красный Ключ поселогы яр буе, Кама Аланындагы «Оазис» һәм «Яшьләр» парклары һәм башкалар. Яраткан шәһәре өчен Фирдәвис Ханов 60тан артык кабатланмас архитектура объекты булдырган.

Фирдәвис Хановның сәләте, киләчәккә карап эшли белүе нәтиҗәсендә шәһәребез көннән-көн матурая бара. Ирешкән уңышлары да бик күп. Ул Россиянең баш Архитекторлар советының «Кентавр» алтын билгесе иясе, Мәскәүдә XII Халыкара «Зодчество-2004» фестиваль-конкурсында «Изге Чишмәне реконструкцияләү» эше бронза диплом яулый. Габдулла Тукай әкиятләре мотивлары буенча бизәлгән уку һәм ял паркы 2012 елда илебездә иң яхшы архитектура проектлары каталогына кертелә. Халыкара «Автоград» конкурсында Кызыл Чишмә яр буе проекты, Тынычлык проспектындагы административ-сәүдә үзәге, Кама Аланындагы «Яшьлек» скверы проектлары төрле дипломнар белән бүләкләнә. Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә илебезне һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Фирдәвис Ханов быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Ф. Хановның һөнәри осталыгына Мәскәү, Казан, Әлмәт, Түбән Кама һ.б. шәһәрләрдән килгән кунаклар: архитектура һәм төзелеш идарәсе хезмәттәшләре Татарстан республикасы төзү, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының ветераннар Советы исеменнән, аның урынбасары Хамитов Валерий, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сәнгать белгече, рәссам Шагиева Розалина зур бәя бирделәр, киләчәктә дә иҗат өлкәсендә яңа уңышлар теләделәр. Шәһәребезнең аксакаллар Шурасы рәисе Васил Камалов Татарстанның Баш аксакалы Рәүф Ибраһимов исеменнән «Мактаулы Аксакал» күкрәк билгесе белән бүләкләде. Татарстан рәссамнары Союзының Түбән Кама бүлеге әгъзасы Марат Афлятунов Фирдәвис Хановка кулдан ясалган портретын бүләк итте. Шәһәр Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Баһманов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Насибуллина, Мәскәү татарларының Штаб җитәкчесе Ямалиев Рөстәм һәм халыклар ассамблеясының яшьләр бүлеге әгъзасы Дауд Хабибуллин Ф. Хановның бу абруйлы оешмаларда иң актив әгъза буларак катнашуына зур рәхмәтләрен белдерделәр, дистәләрчә еллар дәвамында бик зур һәм күпкырлы җәмәгатьчелек эше алып баруын ассызыклап үттеләр. Түбән Камада Актаныш якташлар җәмгыяте исеменннән, Фирдәвиснең якташлары, җырчы композитор Илһам Хисматуллин, төзүче Фаил Бадретдинов һәм шагыйрә, Рәмзия Вәлиева Хановның киң күңелле, мәрхәмәтле булганы өчен үзләренең җылы сүзләрен әйттеләр. 

Тантана барышында «Илһам» ансамбле җырчылары Илһам Хисмәтуллин һәм Илшат Хабибуллин, баянчы, «Талир тәңкә» фольклор ансамбле җитәкчесе Флюр Гәйнимөхәмәтов, шәһәребезнең яшь җырчысы Рөстәм Әсадуллин башкаруында жырлы-моңлы концерт номерлары янгырады. Татарстанның иң ерак районының гимнына әверелгән «Актаныш таңнары» җырын тамашачыларга Яхшый авылы егете, автор-башкаручы, композитор Илһам Хисмәтуллин бүләк итте. Байсар авылы оныгы Рөстәм Әсадуллин якташының яраткан «Каеннарым» җырын аңа багышлады.
Бу күргәзмә ачу кичәсе чынлап та рәсми-формаль тантана гына түгел, ә искиткеч җылы һәм дустанә шартларда узды. 
Кичәне алып баручылар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гүзәлия Гыйбадуллина һәм Киров егете Наиль Мосифуллин: «Шәһәребезнең тарихы, бүгенгесе, киләчәгенә багышланган, заманча дизайн таләпләре белән бизәлгән күргәзмәнең эчтәлеге-экспонатлары турында сөйләү кирәкмидер. Ул 28 нче ноябрьгә кадәр эшләячәк»- дип кичәне тәмамладылар.


Бөтендөнья татар конгрессының 
Түбән Кама бүлеге әгъзасы, 
Түбән Каманың 15 санлы «Чулпан» 
балалар бакчасы мөдире Лилия Гыймранова.

Видеоязмага сылтама- Открытие юбилейной выставки архитектора Ф. Ханова в городском комплексном музее г. Нижнекамска (1.11.2023).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев