Дибәҗә Каюмованың кызы: Бу кадәр олылауга әниемнең рухы сөенә торгандыр (фото һәм видео)
Бүген Татар Ямалысында авылның данлы кызы, күренекле педагог, язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованы искә алдылар.
Авылның мәдәният йортына килеп керүгә үк кунакларны Дибәҗә Каюмованың тормыш юлы, иҗатына багышланган күргәзмә каршылады.
Ә кунаклар бик шәрәфле- Алабугадан Дибәҗә Каюмова эшләгән мәдәният- сәнгать көллияте җитәкче-укытучылары, көллиятнең "Кама таңнары" бию ансамбле, Чаллы шәһәре һәм Актаныш районы җитәкчеләре һәм каләм әһелләре, һәм әлбәттә инде кичәнең сәбәпчесе- Дибәҗә апаның якыннары, авылдашлары, мәктәп укучылары.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова 2023 елда үзәкләштерелгән китапханә коллективы тарафыннан һәр җирлектә авылның язучы-шагыйрьләренә багышланган "Туган ягым шәхесләре" дип аталган проекты кысаларында кичәләр оештырыла башлавын әйтте.
- Бүген без чын патриотлар тәрбияләргә тиешбез. Моны без узганыбызны онытмыйча, данлыклы кешеләребезне хөрмәтләп, киләсе буыннарга җиткерә белсәк кенә башкара алабыз. Якташыгыз Дибәҗә Каюмованы хөрмәтләвегез өчен район башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов исеменнән зур рәхмәт, - диде Дилбәр Миркасыйм кызы.
Дибәҗә Каюм кызы Каюмова 1934 елның 22 ноябрендә Татар Ямалысы авылында дөньяга килә. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Дибәҗә ханым Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Зирәклеге, тырышлыгы училищеда укуны җиңеләйтә. Студент елларында ук җирле матбугатта язмалары басыла. Шигырьләр һәм көй язу белән мавыга. Училищены бик яхшы билгеләргә тәмамлап, кулына диплом алып, Актаныш районы Солтангол авылына укытучы булып кайта. Бераз эшләгәннән соң, ул Алабуга педагогия институтына укырга керә, аны тәмамлап, утыз ел буе гаять культуралы, сокланырлык кешеләр белән кулга-кул тотынып мәдәният училищесында эшли.
Шигырьләре һәм бер- бер артлы хикәяләре нәшер ителә. Шигырьләре матур, шома язылган, бик рәхәт һәм җиңел укыла. Аларны укыганда, тирән кичерешләр белән очрашасың: үзең дә сизмәстән, горурлану, тантана итү, ышану, өметләнү, юксыну, ярату, сагыну һ.б. тойгылар ташкынына кушыласың.
Дибәҗә Каюмова образын бүген без район сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Хөсәенова башкаруындагы автобиографик спектакльләрдә күрдек. Кыска гына күренешләрдә Дибәҗә апаның мәктәп еллары, училищеда укыган вакытлары, ире белән кавышып тормыш корган чакларын, һәм әлбәттә, укытучы, ана буларак кичерешләре чагылды.
Дибәҗә Каюмова шигырьләренең тематикасы бик бай. “И каләм”, “Татар без”, “Туган йортым” кебек шигырьләрен Татар Ямалысы мәктәбе укучылары сөйләп таныштырды.
Якташыбыз гасырлар буе изелгән, ялкыннарда көйдерелгән, шуңа карамастан горурлыгын саклап калган туган телебез, хезмәт сөйгән халкы турында ул вакытларда шигырьләр иҗат иткән.
Татар Ямалысы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев, Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин, "Агыйдел дулкыннары" берләшмәсе җитәкчесе Лилия Шәйгәрданова, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Әхмәдишина Дибәҗә Каюмованың исемен мәңгеләштерү, яшь буынны туган ягыбызның күренекле шәхесләре белән таныштыруның әһәмияте зур булын билгеләп үттеләр.
Татар Ямалысы китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре әлеге очрашуны әзерләгән вакытта Дибәҗә Каюмованың якыннарына, туганнарына, балаларына, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итәләр. Киң җәмәгатьчелек ярдәме белән бик матур, эчтәлекле, тәрбияви яктан көчле кичә килеп чыкты.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Акбирова Дибәҗә апа белән якыннан таныш булган, аның истәлекләре якташыбыз турындагы күзаллауны тагы да киңәйтте:
- Безнең көллияттә 81 яшьлек укытучыбыз Наилә Низамова эшли. Дибәҗә апа, Наилә апалар безнең алтын фондыбыз. 17 ел директор булып эшләсәм дә, ул мин килгәндә лаеклы ялга чыккан иде инде. Әмма без аның белән еш очраштык. Өлкән яшьтә булуына карамастан ул матурлыкны ярата иде, матур итеп киенүе, сөйләшүенә карап "Мин дә шушы яшькә җиткәндә шушылай булсам иде", дип уйлаганым исемдә. Кечене кече, олыны олы итә белде, язмаларында да шушы сыйфаты ачык чагыла,- диде Әлфирә Гыйльмулла кызы.
Көллият укучылары, булачак артистлар остазлары белән Татар Ямалысы мәдәният йорты сәхнәсен шаулатып җырладылар, сюжетлы биюләрен башкардылар. Авыл халкы, көн үзәге булуга карамастан, клубка килүләренә бер дә үкенмәде. Кунакларның чыгышын көчле алкышларга күмде.
Дибәҗә Каюмованың кызы Алсу әнисенә багышланган әлеге кичәне оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде:
- Күз яшьләренә чыланып, бик дулкынланып, әле сөенеп, әле көлеп бу тамашаны карадым. Бүген бу кадәр олылауга әниемнең рухы сөенә торгандыр,- диде Алсу ханым.
Тулы фоторепортажны безнең фотогалереядан карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев