Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Гаилә елында гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелә?

Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәт­ләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән. 2023 елның 22 ноябрендә Владимир Путин “Русиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турында” указга кул куйды. Указ шул ук көнне үз көченә керде. Моннан тыш, Русия Президенты Хөкүмәткә 27 декабрьгә кадәр Гаилә елын уздыру буенча оештыру комитетын формалаштырырга, шулай ук куелган максатларга ирешү өчен кирәкле чараларны финанслау чыганакларын билгеләргә кушты. Указда шулай ук оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнүе турында да белдерелде. Ноябрь ахырындагы чыгышында ул балаларның һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән төрле программалар планлаштырылуын ассызыклады. Алар арасында мәҗбүри диспансерлау кысаларында хезмәткәрләрнең репродуктив сәламәтлеген тикшерү дә бар. Соңгы елларда Президент демографик проблеманы хәл итәргә кирәклегенә игътибарны көчәйтә. 2022 елда Русиядә туучылар санының суммар коэффициенты — 1,42гә тигез булган. Соңгы 30 елда максималь күрсәткечкә 2015 елда ирешелгән. Анда күрсәткеч 1,78 була. Шул ук вакытта халык санын саклап калу өчен бер хатын-кызга исәпләгәндә туучылар санының суммар коэффициенты 2,1 тирәсе булырга тиеш. Ә халык үсеше өчен — тагын да югарырак.

Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәт­ләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән.

2023 елның 22 ноябрендә Владимир Путин “Русиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турында” указга кул куйды. Указ шул ук көнне үз көченә керде.


Моннан тыш, Русия Президенты Хөкүмәткә 27 декабрьгә кадәр Гаилә елын уздыру буенча оештыру комитетын формалаштырырга, шулай ук куелган максатларга ирешү өчен кирәкле чараларны финанслау чыганакларын билгеләргә кушты.
Указда шулай ук оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнүе турында да белдерелде. Ноябрь ахырындагы чыгышында ул балаларның һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән төрле программалар планлаштырылуын ассызыклады. Алар арасында мәҗбүри диспансерлау кысаларында хезмәткәрләрнең репродуктив сәламәтлеген тикшерү дә бар.
Соңгы елларда Президент демографик проблеманы хәл итәргә кирәклегенә игътибарны көчәйтә.
2022 елда Русиядә туучылар санының суммар коэффициенты — 1,42гә тигез булган. Соңгы 30 елда максималь күрсәткечкә 2015 елда ирешелгән. Анда күрсәткеч 1,78 була. Шул ук вакытта халык санын саклап калу өчен бер хатын-кызга исәпләгәндә туучылар санының суммар коэффициенты 2,1 тирәсе булырга тиеш. Ә халык үсеше өчен — тагын да югарырак.

Ана капиталы

Быел Русиядә балалы гаиләләргә ярдәм итү системасында кайбер үзгәрешләр кертелә.
1 февральдән ана капиталы күләме 7,5 процентка артачак. Аның күләме беренче балага 631 мең сум тәшкил итәчәк.
Икенче балага ана капиталы суммасы да үсә. Әгәр 2023 елда ата-аналар 775 мең сумнан артык акча алган булса, яңа елда аларга 834 мең сум түләнәчәк. Беренчел бәяләүләр буенча, мондый түләүләрне миллионга якын Русия гаиләсе алачак.

Декрет ялы һәм пособиеләр турында

Шулай ук йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиенең максималь күләме артачак. 2023 елда хатын-кызлар 140 көн ялга иң күбе 383179 сум алырга мөмкин иде, ә 2024 елда түләүнең максималь суммасы, бала тудырганда ниндидер авыр очраклар булмаса — 565562 сум тәшкил итәчәк. Авыр очракларда һәм күп яралгылы йөклелек вакытында пособие күләме шул тәртиптә 63098 һәм 783708 сумга тигез булачак.
Бала туганда, шул исәптән уллыкка алынганда һәм опекунлык билгеләнгәндә, бер тапкыр түләнә торган пособие дә арта — бер балага 24627 сумга кадәр.
Шулай ук 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча максималь түләү күләме күтәрелә — ул 49123 сумга җитәчәк. Хәзер шушы яшьтәге бала караган хатын-кыз 33282 сумга кадәр исәп тота ала.
Шулай ук Хөкүмәт 17 яшькә кадәр балалар өчен бердәм пособие түләү өчен резерв фондыннан 89,5 миллиард сумнан артык акча бүлгән.
2024 елга федераль бюджет проектында бердәм пособие түләүгә 1,3 триллион сум каралган. Социаль ярдәм чаралары турында сүз бара, аңа кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр исәп тота ала. Мондый пособие күләме төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентына тигез булырга мөмкин.

Ипотека

Әлеге вакытта Русиядә “Гаилә ипотекасы” программасы эшли, ул балалы гаиләләргә уңайлы шартларда торак алырга мөмкинлек бирә. 2023 елда дәүләт ярдәме белән күчемсез милек сатып алуга еллык 6 процент ставка белән акча алырга мөмкин иде (Ерак Көнчыгыш халкы өчен 2 процент). 1 июльдә “Гаилә ипотекасы” программасы тәмамланыр, дип көтелә.
Әмма элегрәк Владимир Путин ташламалы ипотека алу программасын озайтырга мөмкин, дип билгеләде. Аның сүзләренчә, Хөкүмәт мондый мөмкинлекне карый. Вице-премьер Марат Хөснуллин шулай ук элегрәк Министрлар кабинеты программаны дәвам итү өчен чыгыш ясаячагын белдергән иде.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм

Күпбалалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, “Гадел Русия – Хакыйкать өчен” партиясе депутатлары Дәүләт думасына күпбалалы яшь гаиләләргә процентсыз займ бирү турындагы закон проектын кертте. Күпбалалы яшь гаилә, дип, проект нигезендә, 35 яшькә кадәр ир белән хатын (яки аларның берсе) санала. Шулай ук гаиләдәге 3 яки аннан да күбрәк, баланың берсе булса да 18 яшьтән кечерәк булырга тиеш.

Бушлай җир участоклары бирү

Русиянең күп төбәкләрендә күпбалалы гаиләләргә Дәүләт бушлай җир кишәрлеге бирә. Шул ук вакытта, илнең кайбер субъектларында җир урынына акчалата компенсация алырга мөмкин.

Күпбалалы гаиләләр өчен ташламалар агымдагы елда да гамәлдә булачак. Алар:
* мәктәпләрдә балаларны бушлай ашату;
* торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә компенсация;
* мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бушлай юл йөрү;
* баланы балалар бакчасына һәм мәктәпкә күчергәндә өстенлек;
* салым һәм җир ташламалары;
* балалар өчен сәламәтләндерү лагерьларына һәм шифаханәләргә бушлай юлламалар;
* музейларга, ял паркларына һәм театрларга бушлай керү.

Белгечләр әйтүенчә, ел дәвамында гаиләләр өчен кайбер яңа ярдәм чаралары барлыкка килергә мөмкин. Бу сәламәтлекне, гомер озынлыгын үстерү, яшь гаиләләргә төрле ярдәм күрсәтү, торак шартларын яхшырту буенча һәм башка чараларны үз эченә алырга мөмкин. Әлбәттә, боларның һәркайсы һәр гаиләгә кирәк. Әмма барыннан да элек, гаиләләр нык, бердәм, тату булсын иде. Ә бу зур чыгымнар таләп итми, бары тик кешенең үзеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев