Казан имамы мөселманнарның Яңа ел белән котлый алу-алмавын аңлатты
Мөселманнар тирә-юньдәгеләрне Яңа ел белән котлаганда, алар өчен дога (дуа) кыла ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсендә Казандагы «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Мин шәхсән Яңа ел белән котлаганда дога кылам: Аллаһы Тәгалә киләсе елда бәхет, сәламәтлек, иминлек бирсен, барлык бәла-казалардан сакласын, дип телим. Без бәхет, сәламәтлек һәм муллыкның Аллаһы Тәгаләдән икәнен яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә мондый очракта Раббыбыздан кешеләргә Үз рәхмәтен һәм бәрәкәтен бирүен сорарга мөмкинбез. Әгәр сезне Яңа ел белән котласалар, җавап итеп: “Рәхмәт, сезгә дә Яңа елда бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим”, — дип әйтергә була», — диде Рөстәм Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев