29 декабрь 2025 яңалыклары
-
ЮХИДИ җитәкчеләре «Актаныш-информ» журналистларын Яңа ел белән котлады
Бүген Актаныш ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова «Актаныш-информ» редакциясе коллективын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
-
«Теплосервис» ҖЧҖ директоры Дилфат Нәгыймов ун райондашыбызны «Актаныш таңнары» газетасына яздырды
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповның игелекле гамәле- «Актаныш таңнары»на ун кешесен яздыруы турында хәбәр иткән идек. Әлеге игелекле гамәлгә башка җитәкчеләребез дә үзләренә өлге итеп алды. Бүген «Теплосервис» ҖЧҖ директоры Дилфат Мисхәт улы Нәгыймов 2026 елның беренче яртыеллыгына район газетасына ун райондашыбызны яздырды.
-
Тукай урамында кышкы әкият
Актанышның Тукай урамында яшәүче Рөстәм Мөхәммәтҗанов йорты янында Яңа ел рухын тудырып, матур кар сыннары — Кыш Бабай һәм Кар кызы пәйда булды. Халык остасы скульптураларга инде тиешле форма биргән, ә хәзер әкияти образларны буяп, эшен тәмамлау өстендә.
-
Казан имамы мөселманнарның Яңа ел белән котлый алу-алмавын аңлатты
Мөселманнар тирә-юньдәгеләрне Яңа ел белән котлаганда, алар өчен дога (дуа) кыла ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсендә Казандагы «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
-
«Актаныш-информ»да тагын бер җиңү!
2025 ел хезмәттәшебез Ләйсән Газизова өчен аеруча уңышлы ел булды. Аның һөнәри казанышлары арасында республика һәм Бөтенроссия конкурсларында ирешелгән җиңүләр бар. Яңа ел алдыннан бу исемлек тагын бер әһәмиятле казаныш белән тулыланды.
-
Татарстанда 200дән артык үзмәшгуль ярминкәләрдә бушлай сәүдә урыннары алган
2025 ел башыннан «Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм фонды»ның «Минем бизнес» үзәге «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләте икътисад» илкүләм проекты буенча берничә ярминкә оештырган. Аларда 200дән артык үзмәшгуль продукциясен тәкъдим иткән.
-
Яңа елга — яңа өметләр белән
Күҗәкә авыл китапханәсендә эшләп килүче хатын-кызлар кызыксынулар берләшмәсе чираттагы ел эшчәнлегенә йомгак ясады. 23 декабрь көнне китапханәдә җылы һәм күңелле бәйрәм кичәсе уздырылды.
-
Татарстанда хәрби комиссариат биналарын капиталь ремонтлауга 231 млн сум акча биреләчәк
Татарстанда хәрби комиссариат биналарын капиталь ремонтлау өчен 231 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган, заказчы булып «Главстрой Татарстана» дәүләт бюджет учреждениесе.