Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз: 29 апрель-5 майга йолдызнамә
Атна башы эш һәм өй эшләре белән тулы булыр.
Финанс өлкәсендә үзгәрешләр булырга мөмкин. Бәлки бу сезнең өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булыр: сезгә премия бирергә, яңа проект, эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Яңа атнаны дөньяга карашны киңәйтү атнасы итеп кабул итегез. Күңелле тәэсирләр аласы килер. Кемдер хәтта ял итәргә башка илгә яисә шәһәргә барып кайта ала.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Атнаның беренче яртысында сез билгеләгән планнар теләгәнчә үк камил үтәлмәскә мөмкин. Һәрхәлдә, сез яхшы кәефтә булачаксыз. Үзегезнең адреска бик күп комплиментлар көтегез.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Эштә биреләчәк биремнәр сезнең ачуыгызны чыгарырга мөмкин. Җитәкче артык таләпчән булып тоелачак. Ләкин моңа карамастан, барлык билгеләнгән эшләрне ахырына җиткерергә сезнең сабырлыгыгыз җитәр.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Үзегездә иҗади энергия һәм ышаныч ташкынын тоярсыз. Кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен үзсүзлелегегезне дипломатия белән тигезләргә тырышыгыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сезнең үзсүзлегегез калкып чыгар. Бу исә сөйгән ярыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрдә чагылыш табар. Шуңа күрә чигенергә һәм юл бирергә өйрәнегез.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада дусларга гына түгел, хәтта туганнарга да бурычка бирмәү яхшырак. Акча бик зур тырышлык белән керер, аны кирәкле әйберләргә генә сарыф итегез.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Начар кәефкә үзегезне яуларга ирек бирмәгез. Үзегезгә нәрсә ошаганына игътибар итегез. Ял итәр өчен вакыт табыгыз.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Дөньяга карашларда үзгәрешләр булырга мөмкин. Нәрсәгәдер яки кемгәдер карата сез башкача карый башларсыз. Акча өлкәсендә конфликт булуы ихтимал. Шуңа күрә финанс мәсьәләләрен хәл итүдән баш тарту яхшырак.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрнең вак, әмма үтәү мәҗбүри булган эшләре күп булачак. Бу сезнең бераз кәефегезне төшерергә мөмкин. Әмма җитәкчелек хезмәт сөючәнлегегезне югары бәяләячәк.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезне төрле маҗаралар, көтелмәгән вакыйгалар тулы атна көтә. Яраткан кешегез күңелле сюрприз ясаячак. Бу сәяхәтне планлаштыру, хыяллану өчен яхшы атна.
Балык (19 февраль – 20 март)
Атна башы эш һәм өй эшләре белән тулы булыр. Эштә дә, өйдә дә төрле вак үзгәрешләргә тыныч карагыз. Спортта алгарыш күзәтелергә мөмкинсез, сез чыдамлырак булуыгызны сизерсез. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/salamatlegegezne-kaigyrtygyz-29-aprel-5-maiga-ioldyznama
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев