1 май 2026 яңалыклары
-
Чалманарат җирлеге халкын Фәйрүзә апа Гыйльманова 35 ел буена Карга боткасы белән сыйлый
Чалманарат җирлегендә карга боткасы – елдан-ел сакланып килгән күркәм традицияләрнең берсе. Калмаш, Шәбез, Чалманарат, Гәрәй авылларын берләштергән бу җирлек халкы өчен әлеге йола аеруча кадерле.
-
Бүген Актанышта Карга боткасы гөрли
«Бүләк» урманы янында хәзерге вакытта бәйрәмчә мохит, биредә Актаныш халкының иң яраткан, буыннан-буынга күчеп килгән балачак бәйрәме – Карга боткасы уза.
-
Актанышның 2нче санлы мәктәбендә хәйрия ярминкәсе һәм «Карга боткасы» бәйрәме узды
Актанышның икенче санлы мәктәбендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан зур хәйрия ярминкәсе узды. Мәктәп коллективы, укучылар һәм әти-әниләр бердәмлеге нәтиҗәсендә игелекле чара югары дәрәҗәдә оештырылды.
-
«Мирас» вокаль ансамблен Казандагы якташларыбыз хөрмәтләде
Район ветераннарының «Мирас» вокаль ансамбле Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында узган республика ветераннарының «Балкыш» һәвәскәр башкаручылар фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
-
КАРГА БОТКАСЫ БӘЙРӘМЕ ТАРИХЫННАН
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
-
Кыен хәлгә төшкәндә укыла торган дога
“Аллааһүммә ләә сәһлә илләә мәә җәгәлтәһү сәһләү үә әңтә тәҗегәлүлхәзнә изәә шиътә сәһлә”.
-
Май ялларында Актаныш хастаханәсе нинди режимда эшләячәк?
Бәйрәм көннәрендә Актаныш район үзәк хастаханәсе халыкка медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итә, әмма эш графигында үзгәрешләр бар.
-
Үсемлекләрне ничек салкыннан тернәкләндерергә?
Бакчачыларның ышанычлы ярдәмчесе — Эпин-Экстра, биостимуляторы бар, ул үсемлекләргә стрессны җиңәргә һәм салкыннан соң тернәкләнергә ярдәм итә.
-
Кетердәп тора торган өлеш рецепты
Май бәйрәмнәрендә гаиләбезне тәмле кетердәп торган өлеш белән сыйлыйк әле.
-
1 Май- Яз һәм хезмәт бәйрәме турында нәрсәләр беләбез?
1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме буларак билгеле, ул дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Россиядә дә киң билгеләп үтелә. Рәсми мәгълүматлар буенча, бу дата 86 илдә милли бәйрәм статусына ия.
-
Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз: 29 апрель-5 майга йолдызнамә
Атна башы эш һәм өй эшләре белән тулы булыр.