Гаилә көнендә районыбызда яңа гаилә төзелде
Бүген, 15 май Халыкара гаилә көне уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлегендә Мәрданов Айрат Илгизәр улы һәм Хафизова Лиана Хавил кызының никахы теркәлде.
Яшь парыбызны бәхетле көннәре уңаенннан чын күңелдән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Мөхәммәдиева Гөлфинә Баян кызы котлап, аларга беренче документ язылышу таныклыгы тапшырды. Яшьләребезгә саулык сәламәтлек, бәхетле, матур гомер телибез! Ак юл Сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев