Син-минеке, мин-синеке рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чуракайда яшәүче Шәйхәйдәровлар гаиләсе Алтын туйларын лаеклы каршылый
Чуракай авылында яшәүче Шәйхәйдәровлар гаиләсе — Фәрәһия Шәрифҗан кызы белән Илгизәр Шәйхелгали улы — уртак тормышларының 50 еллык юбилеен, алтын туйларын зур шатлык белән каршы алды.
-
Алтын туй – гомерлек мәхәббәт символы
Актаныш авылында яшәүче хөрмәтле гаилә – Вәлиуллин Рәдис Шәрифулла улы белән Зифа Хәбибҗан кызы быел үзләренең уртак тормыш юлларына 50 ел тулу – алтын туйларын билгеләп үттеләр. Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән тантанада бу матур пар үзләренең никахларын тагын бер кат ныгытып, истәлекле никах кәгазенә имзаларын салды. Бу мизгел – ярты гасыр дәвам иткән мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм бер-берсенә терәк булуның ачык дәлиле булды.
-
Бүген, 15 май-Халыкара гаилә көне!
Бүген – Халыкара гаилә көне. Истәлекле даталар календаренда ул 1994 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә барлыкка килде.
-
Гаилә көнендә районыбызда яңа гаилә төзелде
Бүген, 15 май Халыкара гаилә көне уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлегендә Мәрданов Айрат Илгизәр улы һәм Хафизова Лиана Хавил кызының никахы теркәлде.
-
«Актаныш-информ» Гаилә көненә багышлап флешмоб үткәрә
Бүген, 15 май- Гаилә көне! «Актаныш-информ» ВКонтакте социаль челтәрендә Гаилә көненә багышлап флешмоб үткәрә.
-
Мин бит Валентин көне белән дә, Изге Вәли көне белән дә түгел, ә Гашыйклар көне белән котладым
14 февральне руслар «Святой Валентин» көне дип атыйлар бит. Татарларның берише, үзенчәләштереп, «Изге Вәли» дип җиппәрә. «Изге» сүзе белән билгеләнгән затлар, нигездә, чит-ят мәдәниятләрдән кергән булып чыга, чөнки татарда да, мөселманда да кешеләрне андый сыйфатлар белән атау гадәте юк. Һәм читтән кергән шул «изге»ләрне тарихи чыганаклардан эзләп, әкиятләрдән арындырып карасаң, аларның я дөньяда бөтенләй яшәмәгәнлеге, я бик үк изге булмаганлыгы ачыклана. Шулай булгач, Валентин белән бәйле бу бәйрәм безгә хас түгел, диючеләр хаклы булып чыга.
-
Матур гаилә- ил терәге: Аеш авылыннан Мөдәллиф һәм Рәфига Галимәрдәновлар зөбәрҗәт туйларын каршылады (фотолар)
Аеш авылында яшәүче Мөдәллиф белән Рафига Галимәрдәновлар март аенда бергә гомер итүләренең 55 еллыгын-зөбәрҗәт туйларын каршылады. Галимәрдәновларны район ЗАГС бүлегендә узган тантанада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов изге теләкләр белән котлап үзенең рәхмәт хатын, чәчәк гөлләмәләре, җылы юрган тапшырды.
-
Яңа Кадермәттә алтын туй: Низамовлар гаиләсе бергә яшәүләренә 50 ел тулуны бәйрәм итте
Яна Кадермәт авылыннан Низамов Мөдәрис Мөхәммәтдин улы белән Низамова Алмазия Галимҗан кызының бергә гомер итүләренә 50 ел. Районыбызда алтын туйларын билгеләүче гаиләләрне хөрмәтләү күптәннән килә. Бу юлы да традицияне дәвам итеп районыбызның тантаналар залында үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Алар арасында Яңа Кадермәт авылында яшәүче Низамовлар гаиләсе дә бар иде.
-
Гашыйклар көнендә безнең сораштыру: Учакка утын өстәп тормасаң сүрелә ул!
Гашыйклар көне турында актанышлылар төрле фикердә. Берәүләр аны безнең бәйрәм түгел ул, дисә, икенчеләр 14 февральне көтеп ала.