Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Актанышта гөрли Карга боткасы! (+фоторепортаж)

Бүген Актанышта көтеп алган милли бәйрәмебез- Карга боткасы гөрли.

«Бүләк» урманы янында иртәннән үк җанлылык- биредә Актаныш халкының иң яраткан, буыннан-буынга күчеп килгән балачак бәйрәме Карга боткасы уза.  Актанышның балалар бакчалары коллективлары халыкны төрле ярмалардан пешерелгән кап-кайнар ботка белән сыйлыйлар.

Кара каргага куелган һәйкәл- үзенчәлекле постамент янында фотога төшеп истәлекле бәйрәм мизгелләрен мәңгеләштерәләр.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларны, кайткан кунакларны 1 май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Халкыбызның борынгы бәйрәме- Карга боткасы бәйрәме белән тәбрик итте.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова хөрмәтле җитәкчебез Ленар Рафаковичны бүгенге бәйрәмгә туры килгән туган көне белән котлады, барлык райондашлар исеменнән авыр, җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде. 

Мәйданда яраткан артистларыбыз- Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае җырчылары, нәфис сүз осталары бер-бер артлы чыгыш ясый, дәртле җырлар белән бәйрәм тагы да ямьләнә, дәртле көйләр мәйдан өстендә тынып  тормады.

Сату нокталары, уен зоналары тәмле боткадан авыз иткән бәйрәм кунакларын әллә каян үзенә дәшә, озын-озак кыштан соң килгән яз бәйрәме күңелгә рәхәтлек һәм бәхет хисләре генә тудырды.

Илләребез тынычлансын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, бергә-бергә матур тормышта яшәргә язсын! 

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев