Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Бер күрешү үзе бер гомер

Мәктәп безне кабат үзенә җыйды, 54 елдан соң классташлар белән очраштык, зур бәйрәм булды.


Дистә еллар үткәч бергә җыелу, аларның исәнлекләрен белү, сау-сәламәт булып әлеге чарага килә алу - үзе зур бәхет бит. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын. Мәктәптә күңелгэ үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар. Без Чуракай мәктәбен 1970 нче елда 53 егет һәм кыз тәмамлаган идек, хәзер 13 яшьтәшебез юк. Укытучыларыбыз Флүн  абый, Әнүзэ апа, Фәндәлия апа, Гөлшат апа- алар әле исәннәр. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып- көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы укытучыларыбыз- Фәндәлия апа, Әнүзә апа бу очрашуда катнаштылар Фәндәлия апа ерак араларны якын итеп Казаннан ук кайтты. Аларның акыллы киңэшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен беркайчан да исебездән чыгармадык. Без аларга зур рәхмәтләребезне җиткердек.
Беренче сентябрь, мәктәп, укытучы... Кемнең генә йөрәгенә уелмады икән ул кыңгыраулы мәктәп еллары... Үзебезнең классларны, утырган парталарны күрү балачагыбызга алып кайтты. Мәктәптә оештырылган  "Авылым тарихы" музее истәлекләрне тагын да яңартып жибәрде. Пионер, комсомол чорындагы парта-урындыклар, без укыгандагы укучы формасы кигән манекеннар күңелләрне  йомшартты. Элекке авыл өе мохите, акшарланган мич янында табагач тоткан, бәбәй итәкле татар әбие дә әнкәй- әткәйлэр исән вакытларны  искә төшерде.
Очрашу "Байсар" кафесында дәвам итте. Үзебезнең җырчы кызларыбыз Рәхидә Солтанова, Фиразия Галиева, Суфия Миркасыймова үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Ә Мохтазиров Илнур үзенең иҗат группасы белән мәҗлесебезгә тагы да ямь өстәде. Түгәрәк өстәл артында сыйныфташларның гаилә, тормыш юллары белән таныштык. Мәктәптәге истәлекләрне яңарттык, тәмле ризыклардан авыз иттек. Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып сизелмичә дә үтеп китте. Сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән элемтәдә торулары, шатлык- кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек. Шөкер, барыбыз да тормышта үз юлларын тапкан. Арабызда төрле профессия кешеләре бар, ләкин кем генә булмасыннар, алар бүгенге  болгавыр тормышта үз кыйблаларын югалтмаганнар, чын кеше булып кала белгәннәр. Шуңадырмы, беркемнең дә зарлануы ишетелмәде. Һәркем Аллаһ Тәгалә биргән гомеренә шөкер итеп яши.  Мин дә сыйныфташларыма исәнлек, озын гомер телим. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде,  бик күңелле ял иттек. Әлеге матур очрашуны оештырган Рима Закирова һәм Васил Вахитовка зур рәхмәтләребезне җиткердек.
Киләсе елга мәктәпне тәмамлауга 55 ел була, нәкъ бер елдан соң очрашуга сүз куешып таралыштык. Хәерле вакыйгалар гына булып, дөньяларыбыз имин булып туган мәктәбебездә кабат очрашулар насыйп итсен.
      17 июль 2024 ел.
       Рима Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев