5 август 2024 яңалыклары
-
«Тылсым» балалар бакчасында светофорның туган көнен бәйрәм иттеләр
Бүген, 5 август- Халыкара светофор көне.
-
Унҗиденче тапкыр үткәрелүче “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясенә кушылыйк
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” Республика хәйрия акциясе 2024 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш муниципаль районында 17 нчы тапкыр уздырыла. Аның төп максаты- аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына яңа уку елына әзерләнүгә булышлык итү.
-
Бер күрешү үзе бер гомер
Мәктәп безне кабат үзенә җыйды, 54 елдан соң классташлар белән очраштык, зур бәйрәм булды.
-
«Актаныш агрегат заводы»ның кадрлар бүлеге инспекторы Рәмилә Исламова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамотасына лаек булды
«Актаныш агрегат заводы»ның кадрлар бүлеге инспекторы Рәмилә Исламова кадрлар белән эшләү һәм эш башкару хезмәтендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамотасына лаек булды. Бүген әлеге хөкүмәт бүләген Рәмилә Назим кызына Актаныш районы Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Назиф Салихов тапшырды.
-
«Ак Барс» хоккей командасы яңа баш тренер Әнвәр Гатиятулин белән беренче ачык күнекмәләр сериясен башлап җибәрде
Бүген, 5 августта «Ак Барс» хоккей командасы яңа баш тренер Әнвәр Гатиятулин белән беренче ачык күнекмәләр сериясен башлап җибәрде.
-
Балалар ярата торган маршмеллоуга бәяләр күтәрелергә мөмкин
Россия Африка дуңгызы чумасы килеп чыгу аркасында аркасында Европадан чизкейк, панакота, маршмеллоу өчен чимал кертүне туктатты.
-
Рестораннарда һәм кафеларда өстәмә хезмәтләр өчен түләү алу законлымы?
Хәзерге дөньяда ресторанга бару яки дуслар белән кофейняда утыру - ул ризык кабул итүгә караганда зуррак нәрсә. Еш кына бу үзенчәлекле ритуалга әверелә. Кешеләрнең ресторанга килүенең иң ачык сәбәбе - сервисның югары дәрәҗәсе булган матур урында булу. Бу безнең эстетик ихтыяҗ. Татарстан Республикасы Д л т алкоголь инспекциясенеәү ә ң Яр Чаллы территориаль органы
-
«Әнәк» агрофирмасы элеваторы явымлы көннәрдә дә эшен туктатмый
«Әнәк» агрофирмасының Иске Аймандагы элеваторы көн саен 1 000 тонна икмәк кабул итә. Явымлы көннәрдә дә икмәк кабул итү оешмасы эшен туктатмый.
-
Актанышта бу атнада көчле яңгырлар көтелә
Синоптиклар алдагы 7 көнгә яңгырлар фаразлый.