Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Иске Кормаш авылыннан Әскәровлар гаиләсе «Яңа елга иң матур әзерлекле шәхси хуҗалык» исеменә лаек булды

Актаныш районының Иске Кормаш авылыннан Әскәровлар гаиләсе «Яңа елга иң матур әзерлекле шәхси хуҗалык» исеменә өченче ел рәттән лаек булдылар.

Данияр һәм Тәрҗимә Әскәровлар-  иҗади парлар. 2025 елны каршылап үз йорт алларын, урамнарны бик күп кар сыннары белән бизәгәннәр.  Һәр кар сыны төсле буяулар белән буялган, хуҗаларының сәләтле, матурлык сөюче сынчылар икәнлекләрен күрсәтеп тора. Сыннарның һәр элементы аерым игътибарга лаек,  билгеле бер тематикага багышланган. Яңа ел композициясе оригинальлеге белән җәлеп итә, бәйрәм рухы тудыра һәм башка авылдашларны да иҗатка рухландыра.

Әскәровлар кыр сыннары белән "Болгар"радиосы конкурсында да катнашалар https://vk.com/wall-63172339_206597

Данияр белән Тәрҗемәне лаеклы хезмәтләренә рәхмәт әйтеп, конкурста да уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев