Тәкмәктә яшәүче Рәшидә Нәҗмиевага 95 яшь
Тәкмәктә яшәүче Рәшидә Нәҗмиевага бүген 95 яшь тулды. Авылның ак әбисен, тыл ветеранын район җитәкчелеге дә котларга килде.
Районыбызның озын гомерлеләр сафын тулыландырган Рәшидә әби Нәҗмиеваны бар авыл халкы хөрмәт итә. Тәртипле, игелекле балалар үстергән, чисталык-пөхтәлек яратучы, хезмәтсөяр Рәшидә апа татар хатын-кызларының иң матур сыйфатларын үзенә туплаган.
Бүген Рәшидә Хәйдәр кызын 95 яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова, "Игелек үзәге" директоры Дәния Касыймова килделәр.
Россия Президентының, Татарстан Рәисенең, район башлыгының тәбрикләү хатларын, күчтәнәчләрен тапшырып Дилбәр Әнвәрова юбилярга изге теләкләрен юллады. Авыл җирлеге башлыгы да Рәшидә апаны котлап бүләкләр алып килгән иде.
Балалары гел янында, ак әбинең күңелен үсендереп, булышып китәләр.
Бүген аеруча күңелле, әниләренең юбилей бәйрәме барысын да бергә җыйды.
Бәйрәмнәрегез мөбарәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын, Рәшидә апа! Бүгенгедәй өегез түрендә балкып, сау-сәламәт булып йөзгә җитәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев