Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

19 укучыга диплом тапшырылды

Тугызынчы һәм унберенче чыгарылыш сыйныфыннан 19 укучыга Актаныш спорт мәктәбен тәмамлау турында дипломнар тапшырылды. Әлеге тантана 9 июль көнне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда булып үтте. Чара спортчы егет һәм кызлар, аларның остазлары, әти-әниләре катнашында узды.

Актаныш спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев укучыларны спорт мәктәбе коллективы, барлык остазлар исеменнән котлады.

– Уку йортларына баручы абитуриентлардан уңышлары белән кызыксыналар. Спортчының квалификацион кенәгәсе аңа өстенлек бирәчәк. Төрле һөнәр буенча үзегезнең тормышыгызны күзаллыйсыздыр. Кайда гына булсагыз да, туган җирегезне исегездән чыгармагыз! Шушында сезне тәрбияләп үстергән әти-әниегезне, белем биргән укытучыларыгызны, спорт дөньясына алып кергән, беренче адымнарны ясарга өйрәткән остазларыгызны онытмасагыз! – диде.

Өлкән тренер-укытучы, шахматчы Фәһим Галимов та, сүз алып, барлык шәкертләрне уңышлары белән тәбрикләде:

– Чыгарылыш бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Үзегез теләгән уку йортларына кереп, аны уңышлы тәмамлап, Актанышыбызга яшь белгечләр булып кайтырсыз дигән зур өметләр баглап калабыз. Спорт беркайчан да начарлыкка илтми, бернәрсәгәдә комаучаулык тудырмый. Сезнең дә ихтыяр көчегез зур, сәламәтлегегез нык, авырлыклар сезгә каршы тора алмый. Шундый шәхесләр тәрбияләгәнбездер дип ышанабыз, зур горурлык хисе кичерәбез. Хәерле юллар сезгә!

Спорт мәктәбен тәмамлаган укучыларга, диплом белән бергә, уңышларына карап, ГТО билгеләре дә тапшырылды. Спорт мәктәбенең Рәхмәте белдерелде.

Шахмат һәм җиңел атлетика буенча беренче разрядлы спортчы Динислам Закиров  остазлары Фәһим Галимов һәм Ирек Мөхәммәтов белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев