Спорт хәбәрләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Төбәкара җиңел атлетика ярышында Актаныш кызы өченче килде
15-17 ноябрьдә Түбән Камада Ю.Г. Жадовский истәлегенә җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышта Татарстан, Удмуртия һәм Башкортостан спортчылары, шул исәптән Актаныш районы йөгерешчеләре дә катнашты. Аделина Фарухшина 1500 метрга йөгерүчеләр арасында өченче килде.
-
Актаныш теннисчысы «Идел» олимпия резервы спорт мәктәбе ачык беренчелегендә чемпион калды
Актанышның яшь теннисчысы Рубина Әдиятуллина «Идел» олимпия резервы спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә катнашып чемпион калды.
-
Актаныш инвалидлар җәмгыяте командасы Түбән Камада узган шахмат-шахмат турнирында катнашты
15-16 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында шахмат - шашка чемпионаты узды. Әлеге ярышларда Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы да катнашып, уенчыларыбыз мактаулы урыннарга лаек булды.
-
Актанышта Татарстан һәм Башкортостан теннисчылары ярышты
«Батыр» спорт комплексында өстәл теннисы буенча турнир узды, анда биш районнан: Башкортостан Республикасының Илеш, Бакалы һәм Дүртөйле районнарыннан, шулай ук Татарстанның Минзәлә һәм Актаныш районнарыннан 74 спортчы катнашты.
-
Якташыбыз Россия чемпионы булды
5-10 ноябрь көннәрендә Мәскәүнең «Чертаново» спорткомплексында яшүсмерләр арасында өстәл теннисы буенча Россия беренчелеге узды.
-
Актаныш волейболчылары Рушат Гыйльмуллин турнирында җиңде
«Батыр» спорт сараенда сигез тапкыр Татарстан чемпионы Рушат Гыйльмуллин истәлегенә төбәкара волейбол турниры узды.
-
Актанышның икенче мәктәбенең егетләр һәм Сәфәр мәктәбенең кызлар командасы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының дивизион этабында катнашачак
7 ноябрьдә «Батыр» һәм «Иман» спорт комплекслары базасында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Татарстан Республикасы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының 2024-2025 елгы Чемпионатының муниципаль этабы узды.
-
Актанышта волейбол чемпионаты башланды
Актаныш районы оешма- учреждениеләре командалары арасында район волейбол чемпионаты башланды. Чемпионатта ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары көч сынаша.
-
Актанышның «Батыр» спорт мәктәбенең яшь теннисчысы Россия югары лигасында катнаша
Актанышның «Батыр» спорт мәктәбенең яшь теннисчысы Данил Солтанов 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Пензада узган ир-атлар арасында Россия чемпионатында катнашты. Данил Казанның «Ак Барс» өстәл теннисы клубы составында чыгыш ясады.
-
Актанышның балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары бадминтон буенча республика финал ярышларына чакыру алды
Түбән Кама шәһәрендә бадминтон буенча «ТР шәхси Кубогы» ярышларының өченче этабына сайлап алу туры узды. Бу вакыйга 9-10 ноябрьдә Казанда узачак финалда катнашу хокукы өчен көрәшүче иң яхшы спортчыларны җыйды.
-
Актаныш бадминтончылары Тукай районында узган ярышта уңышлы чыгыш ясады
Тукай районы Түбән Суыксу авылында бүген Әтиләр көненә багышланган бадминтон буенча ачык турнир узды.
-
Актаныш районының иң яхшы бадминтончылары билгеле
Бадминтон спортын үз итүчеләр Актаныш районында елдан-ел арта. «Проба пера» республика ярышының муниципаль этабы балалар арасында иң яхшы бадминтончыларын ачыклады.
-
Ленар Зарипов укуда һәм спортта зур уңышларга ирешкән Актаныш укучыларын котлады
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов «АгроНТРИ -2024» Бөтенрәсәй конкурсында җиңү яулаган Ленар Миргалимов белән Татарстан Республикасы беренчелегенә узган футбол ярышында беренче урынга лаек булган «Актаныш» футбол командасын котлады.
-
Актанышның «Батыр» спорт мәктәбе теннисчысы көмеш медаль яулады
Әлмәттә 2010-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча төбәкара турнир узды. Ярышта Актанышның «Батыр» спорт мәктәбе теннисчысы Данил Солтанов көмеш медаль яулады.
-
Актаныш шахматчысы Минзәләдә Сабир Өметбаев Кубогын отты
Минзәләдә Сабир Өметбаев Кубогына традицион шахмат турниры узды. Актаныш шахматчысы Данияр Латыйпов чемпион калды.