Реклама
Спорт хәбәрләре
Актанышлылар – II
25-29 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә укучыларның X Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча бәйге узды. Әлеге ярышка үз командаларын тәкъдим иткән 15 район арасында Алгинат Гәрәев җитәкчелегендә Актаныш спортчылары да катнашты. Бәйге җирлекләрдәге укучылар санына нигезләнеп 4 төркемдә үткәрелде. Нәтиҗәләргә килгәндә исә, Актаныш спортчылары командасы үз төркемнәрендә, Саба командасыннан азга гына калышып,...
25-29 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә укучыларның X Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча бәйге узды. Әлеге ярышка үз командаларын тәкъдим иткән 15 район арасында Алгинат Гәрәев җитәкчелегендә Актаныш спортчылары да катнашты. Бәйге җирлекләрдәге укучылар санына нигезләнеп 4 төркемдә үткәрелде. Нәтиҗәләргә килгәндә исә, Актаныш спортчылары командасы үз төркемнәрендә, Саба командасыннан азга гына калышып, лаеклы II урынга ия булды. Балтач командасы III урында. 4 көн дәвамында барган әлеге зур турнирда район командасы составында көч сынаган Актанышның 2 нче мәктәбеннән Ильяр Әхмәтдинов, Илүс Хәкимов, Рәмзил Мофаздалов, Алинә Харисова, Гөльяр Әхмәтдинова, Актанышның 1 нче мәктәбеннән Гадел Насыров, Гайшә Закирҗанова, Энҗе Хазиеваларның әлеге җиңүдә өлешләре зурдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев