Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Лиана Ганиева призына тәүге хоккей турниры үтте

Лиана Ганиева исеме якташларына гына түгел, хоккей белән кызыксынучы һәр татар өчен дә таныш, дисәм, ялгышмам. Нибары 19 яшь әле аңа. Инде Универсиада чемпионы исемен яуларга өлгерде, 2014 елдан Россия җыелма командасы составында Дөнья чемпионатында уйный. Ил күгендә кабынган спорт йолдызы, бер сүз белән әйткәндә. Әмма үзендә йолдызлыкның эзе дә...

Лиана Ганиева исеме якташларына гына түгел, хоккей белән кызыксынучы һәр татар өчен дә таныш, дисәм, ялгышмам. Нибары 19 яшь әле аңа. Инде Универсиада чемпионы исемен яуларга өлгерде, 2014 елдан Россия җыелма командасы составында Дөнья чемпионатында уйный. Ил күгендә кабынган спорт йолдызы, бер сүз белән әйткәндә. Әмма үзендә йолдызлыкның эзе дә юк: ихлас, гади, аралашучан, рәхмәтле - үзен аңлаучы, фикерен хөрмәт итүче, булышырга әзер торучы әти-әнисенә, хоккей серләренә өйрәткән абыйсы Артурга, беренче остазы, аңа ышанган, гел үсендереп торган Юрий Ерошенковка, аның белән горурланучы авылдашларына...
Гап-гади Иске Байсар авылында туып-үскән гап-гади татар кызы хоккей спортында танылып, исем яулар дип, кем уйлаган?!
Гади генә авыл түгел
Гади авыл дисәм дә, Иске Байсар бик гадиләрдән түгел. XVII йөздә нигез салынган авыл крестьяннар кузгалышы чорында, хаклык таләп итеп, Емельян Пугачев ягында көрәшкән, XX йөз башыннан Уфа губернасы Минзәлә өязенең, соңрак Минзәлә кантонының волосте булып торган. Заманында дүрт мәчете, кыз һәм ир балалар мәктәпләре, икмәк һәм печән кабул итү пунктлары, ашлык саклау-сату кибете булган; шимбә саен базары эшләгән тырыш, уңган халыклы авыл. Шәймәрдәнов исемендәге колхоз "Ташкын"га үзгәргәч тә, районның алдынгы хуҗалыклары сафында калды. Эшли дә, матур итеп яши дә, ял да итә беләләр монда. Районда башлап хоккей уенын җәелдереп җибәрүче авыл да шушы ук Байсар.
- 1984 елда тактадан мәйданчык эшләп, сөт ташучы машиналар белән боз катырып, эш оештырып җибәргән идек. Шунда җылы вагон кайтарттык, боз өстен утлар белән яктырттык, 15 егетлек хоккей киемнәре алдык. Бу эшләрнең инициаторлары - бүген дә Байсарның "Фортуна" командасында уйнаучы Рамил Муллаянов, чемпионкабыз Лиананың әтисе Альберт Ганиев булды, - дип искә төшерә "Ташкын" хуҗалыгын инде өч дистә елдан артык җитәкләүче нык куллы рәис Рәүхәт Салихҗанов. - Бу спорт төре бездә даими үстерелеп, районда зур уңышларга ирештек; күрше Башкортстанның Бакалы, Илеш районнары командаларын чакырып, турнирлар оештыра, җиңә идек. Соңгы ике елда гына безнең авыл командасы Актаныштан җиңелеп, II урынга калды, аңарчы 30 елдан артык безнекеләр гел чемпион булды. Авылда хоккейның нигезе нык булганга, әтисе, абыйсы шушы спорт төренә җан атканга бүген Лиана шундый зур җиңүләр яулый. Без аның белән горурланабыз, ярыш-уеннарын күзәтеп барабыз.
Хоккейчы кыз
Лиана тимераякка биш яшендә баса. Бозда дус кызлары белән түгел, малайлар арасында уйнап-чыныгып үсә. Аннан Актанышта "Лачын" спорт мәктәбендә шөгыльләнү, 2012 елдан Коми республикасының Ухта дәүләт техник университеты базасындагы "Арктик-Университет" клубында уйнау...
- Лиана, башка кызыксынуларың да бармы, әллә бар вакытың фәкать хоккей белән генә бәйлеме?
- Күнекмәләр, уеннар, ярышлар күп вакыт ала, билгеле, әмма ял итәргә дә, якыннарым белән аралашырга да вакыт табам, укыйм да бит әле. Ухтага IX сыйныфтан киттем, анда спорт бүлеге булмагач, урманчылык көллиятенең хисапчылык бүлегенә урнаштырдылар. Быел июньдә диплом алам, барып чыкса, Казанга, читтән торып, тренерлыкка укырга китәргә исәп.
- Уку - Казанда, эшләү Ухтада булачак, димәк?
- Әйе, әле бер ел контракт бар, башка командага күчүнең әлегә кирәген, мәгънәсен күрмим. Башка командада югалырга мөмкинсең. Монда исә сине, көчеңне, мөмкинлекләреңне беләләр. Хәзер төп максат - Россия җыелма командасы составында Олимпиадага әзерләнү. Бар көчемне шуңа куячакмын.
- Әгәр бик кызыктыргыч тәкъдим ясасалар, әйтик, Америка өчен чыгыш ясарга чакырсалар...
- Чакыру булган иде инде, Дөнья чемпионатына баргач, Америка университетына укырга кереп, шунда уйнарга тәкъдим иткәннәр иде. Әмма Олимпиада алдыннан беркая да китәргә җыенмыйм. Аннан күз күрер.
Кореяның Пхенчхан шәһәрендә киләсе елга үтәчәк XXIII Кышкы Олимпия уеннары 14-25 февральдә булыр, дип көтелә, димәк, вакыт аз калып бара. Спортчы кызның да елы көнләп бүлеп куелгандыр.
- Бу ел синең өчен, Россия җыелма командасы өчен бик матур башланды: XXVIII кышкы Универсиадада чемпион исемен яуладыгыз, алтын медальгә ия булдыгыз.
- Универсиадага эләгү хыялым зур иде. Ул тормышка ашты, нинди генә каршылыклар булса да, хөкемдарларның гаделсезлекләренә карамастан, җиңү яуладык, булдырдык!
- Гаделсезлекләр, бигрәк тә, сез Канадага каршы уйнаганда күзгә ташланды.
- Әйе, ул уенда безнең бик күп уенчыларны, дөресме-түгелме, уеннан чыгара бардылар. Азчылыкта, 3-4 кеше белән уйнадык. Шундый гаделсезлеккә голлар белән җавап бирү кирәк дигән нәрсә бар, без шулай иттек тә: 4:1 исәбе белән җиңдек.
- Ул вакытта сезнең өчен сөенеп бетә алмадык, әмма әле апрель башында гына Америкада узган Дөнья чемпионатында Канада һәм Америка командаларының профессиональ хоккейчылары белән очрашу әзерлек дәрәҗәләренең никадәр аерылганын ачык күрсәтте.
- Анда барасы билгеле булгач, үзебезне күңелдән әзерләп, призлы урын алырга дигән зур өметләр баглаган идек. Әмма инде ничә ел дөнья чемпионы калган командалар белән уен авыр булды. Шулай ук, бөтенләй көтмәгән идек: гел соңгы урыннарда бара торган Германия дә командасын көчәйткән. Моңарчы аларны һәрвакыт җиңә идек, бу юлы җиңелдек. Булдырдылар, башка сүз юк. Алар өчен IV урын алу - зур вакыйга. Швецияне соңгы уенда буллитта җиңеп, V урынга чыктык. Спорт бит ул шундый нәрсә - ахырга кадәр ни буласын чамалап та бетерә алмаска мөмкин, кемдер җиңә, кемдер җиңелә. Күпме тырышып та, барып чыкмагач, елаган чаклар да була.
Лиана Ганиева призына тәүге хоккей турниры
Лиананың спорттагы зур уңыш-җиңүләре белән горурлана байсарлылар. Хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов исә ел саен авыл командалары арасында уздырылучы бәйгене быел Лиана Ганиева призына төбәкара турнир итеп оештырырга тәкъдим итә. 16 апрель көнне Иске Байсар һәм Актаныш егетләреннән төзелгән катнаш "Фортуна" командасы "Лачын" боз-спорт сараенда шушы ярышка килгән Бакалы, Яр Чаллы, Түбән Кама, Пермь командалары белән очрашты. Кукмара командасы белән Лиананың бергә укый, бергә уйный торган дусты Фәнүзә Кадыйрова да килергә тиеш иде, барып чыкмады. Ир-егетләр арасында бердәнбер гүзәл зат - Лиана һөҗүмче булып уйнады. Абыйсы Артур - команда капитаны. Уеннар бик кызу, кискен барды, әмма периодларда чиста уен вакыты бишәр минутка булса да тулдымы икән? Уен туктап торган чакта да таймерны туктатмый гына "йөгерттеләр". Гол кертүчеләр, штрафка тартылучылар турында да микрофоннан әйтеп барырга иренде бугай комментаторлар. Ә иң күңелгә тигәне - үзебезнең "Фортуна"ның соңгы урынга калуы булды.
- Барысы да көчле уенчыларын җыеп алып килгәннәр. Чаллының "Кәүсәр" һәм Түбән Камадан "Мәчет" мөселман командалары бик көчле. Безнең исә төп хата - һәркем үзен күрсәтергә, үзе гол кертергә тырышып уйнады. Хоккей - андый спорт түгел, монда команда белән, бишлек белән уйнарга кирәк. Актаныш егетләренә өметләнгән идек, капкачыларына сүз юк, яхшы тордылар, рәхмәт, - дип бәя бирде соңыннан Лиана уенга. - Рәүхәт абый Салихҗановка, хөрмәт итеп, шундый зур турнир оештырганы, игътибары өчен бик рәхмәтлемен. Андый олы йөрәкле кешеләр бик аздыр ул.
- Республика гына түгел, Россия дәүләтенең җыелма командасында безнең Байсар авылында туып-үскән кыз ил данын яклап уйный икән, моннан да ары горурлык, моннан да ары Актаныш районына реклама була алмый, - диде, соклануын яшермичә, район башлыгы Фаил
Камаев. - Лиана Ганиева призына турнирны исә алдагы елларда да үткәрәчәкбез, тырышыбрак, ныклырак әзерлек белән оештырачакбыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев