«Алтынчәч»тә шахмат мәктәбе: 24 нәни бакча турнирында көчен сынады
«Алтынчәч» балалар бакчасында шахмат- балаларның иң яраткан уеннарының берсе.
"Бакчабызның мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балаларына бар осталыгын, көчен биреп шөгыльләнүче, сабыйларыбызга шахмат уены серләрен өйрәтүче тренерыбыз- Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре, ФИДЕ мастеры Имамов Ильдар Сәрдәр улына рәхмәтле без. Бакчабызда 26 апрель көнне еллык эшчәнлеккә йомгак ясау йөзеннән шахмат турниры уздырылды. Турнирда 5-7 яшьлек 24 бала катнашып, тренер абыйлары биргән биремнәрне чиштеләр. Нәни шахматчыларны шахмат мәктәбендә шөгыльләнүче, кайчандыр бакчабызда тәрбияләнгән балалар: Рахманова Зәйнәб, Галиева Зәмирә, Имамова Румия, Исламова Динара, Шарифуллин Данияр, Мингазов Алмаз, Зиннурова Амелия күзәтте. Ярышта катнашучы шахматчыларның һәр җиңгән очкосы турнир тактасына язып бардылар алар.
Җиңүче сабыйларыбыз кемнәр дисезме? Менә алар: мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче малайлар арасыннан 1 урынны Нәбиев Гадел, 2 урынны Мингазов Риназ, 3 урынны Багавиев Раяз яулады. Кызлар арасында 1 урынны Шарифуллина Зәмирә, 2 урынны Хайдарова Аида, 3 урынны Билалова Мәрьям яулады. Зурлар төркеменә йөрүче малайлар арасыннан 1 урынны Закирзянов Раяз, 2 урынны Мухаметдинов Камил, 3 урынны Давлетов Искандер яулады. Кызлар арасыннан 1 урынны Ахметова Карина, 2 урынны Моаллапова Мәрьям, 3 урынны Шайгарданова Алия яуладылар. Балаларга медальләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Шахматчы нәни дусларга исә киләчәктә зур үрләр яулап, Актанышыбыз данын илебезгә танытуларын телибез."
"Алтынчәч" балалар бакчасы җитәкчелеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев