Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Атказанган спорт мастеры Иван Утробин исемендәге Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышларында Актаныш командасы – I

Чаллы шәһәрендә 24-25 март көннәрендә атказанган спорт мастеры Иван Утробин исемендәге Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышлары үтте. Биредә 9 шәһәр һәм 7 район командасы көч сынашты. Әлеге бәйгедә районнар арасында Актаныш командасы - I, гомуми нәтиҗәләр буенча шәһәрләр арасында II урынны яулап, кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр. 25 март көнне спринт-эстафетада...

Чаллы шәһәрендә 24-25 март көннәрендә атказанган спорт мастеры Иван Утробин исемендәге Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышлары үтте. Биредә 9 шәһәр һәм 7 район командасы көч сынашты. Әлеге бәйгедә районнар арасында Актаныш командасы - I, гомуми нәтиҗәләр буенча шәһәрләр арасында II урынны яулап, кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр.
25 март көнне спринт-эстафетада Камил Могътазиров (Актанышның 1нче мәктәбе), Таһир Садертдинов (Күҗәкә мәктәбе), Наил Ялаловтан (Актанышның 1нче мәктәбе) торган егетләр командасы - I; Миләүшә Садертдинова (Күҗәкә мәктәбе), Раушания Әсәдуллина (Актанышның 2 нче мәктәбе), Ирина Муллаяновадан (Актанышның 2 нче мәктәбе) торган кызлар командасы да I урынга ия булды.
Район командасы составындагы Камил Могътазиров декабрь башында атказанган спорт мастеры Рузалин Бакиев исемендәге Татарстан беренчелегендә чаңгы ярышында 10 километр арада ирекле алымда чемпион булып сезонны башлаган иде. Чаллыда да 5 километр арага ирекле алым буенча чаңгыда йөгереп, шәхси беренчелектә чемпион булып, сезонны япты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев