Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе укучы Данил Солтанов Россия ярышларында катнашу хокукы алды
Саба районының Байлар Сабасы авылында 6-10 октябрьдә 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Әлеге турнирда Актанышның "Батыр" спорт мәктәбе укучы Данил Солтанов искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. Данил Солтанов ярышларның барлык категорияләрендә дә медальләр яулады: ул ялгыз разрядта-бронза, парлы разрядта-көмеш, шулай ук катнаш парлы разрядта бронза алды. Моннан тыш, ул Татарстан җыелма командасы составында икенче урынны алды. Республика Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап, Данил Россия масштабындагы ярышларның зона этабында катнашу хокукына ия булды. Спортчының тренеры- әтисе Булат Солтанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев