Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Беренче комплекслы спорт мәктәбе ата-аналардан гаризалар кабул итә башлады

Сентябрьдә Татарстан башкаласында беренче комплекслы спорт мәктәбе ачылачак.

Анда яшь спортчылар тугыз юнәлешнең берсен сайлый алачак: акробатик рок-н-ролл, керлинг, өстәл теннисы, йөзү, спорт акробатикасы, спорт гимнастикасы, футбол, хоккей һәм бадминтон. Спорт учреждениесе инде ата-аналардан гаризалар кабул итә башлаган.

Мәктәп Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында урнашачак, дип хәбәр иттеләр вузның матбугат хезмәтендә. Спортчылар Ишкәкле спорт төрләре үзәге, «Зилант» боз сарае, Теннис академиясе, Гимнастика үзәге һәм Су спорт төрләре сараенда шөгыльләнәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев