Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Без авыл егетләре

3 октябрь көнне район үзәгендә хәрби-гамәли спорт төреннән республика спартакиадасының зона өлеше узды. Яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә хәрби комиссариат оештырган әлеге чарада егетләребез сынатмады.

Илшат Гаскәр улы Измайлов җитәкчелегендә район данын яклап чыккан, көзге хәрби чакырылышта катнашачак профессиональ лицейның 1993 елгы укучылары I урын алуга ирештеләр. Көндәшләренә караганда район командасы ярышның һәрбер төрендә диярлек алдынгылыкны бирмәде. Физик һәм хәрби әзерлек ягыннан аларга тиңнәр булмауларына җиңүләре яхшы дәлил. Армрестлинг, пневматик мылтыктан ату, турникта тартылу, идәннән гәүдәне күтәрү буенча - I, АК-47 автоматын сүтеп җыюда- II, йөгерү эстафетасында III урында. Команданың алдынгылыкка ирешүендә Киров авылыннан Алмаз Мирсалихов, Чиялектән Әхәт Хәбиев, Актанышбаштан Рәмзил Насриев, Калмаштан Расих Кашапов, Башкортстан республикасының Шәммәт авылыннан Илназ Шәйхетдинов, Шәриптән Евгений Зернин, Түмерҗәдән Радик Шәмсиев, актанышлылар: Дамир Хамматуллин һәм Илназ Садыйков, Тат.Суыксудан Илназ Әминовның өлеше зурдан. Әлеге җиңү физик һәм хәрби тәрбия биргән остазларның да күркәм хезмәт җимеше.

Реклама

Көндәшләргә килгәндә исә, Түбән Кама командасы- II, Яр Чаллы командасы III урында. Авыл суын эчеп, яшел чирәмдә йөгереп, кечкенәдән авыр хезмәт тәмен тоеп үскән авыл баласы бервакытта да югалып калмый, хәрби хезмәт тә аңа җиңел бирелә. Район командасы әлеге хакыйкатьне янә бер раслады дип әйтсәк тә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев